Әтнә таңы

Әтнә районы беренче булып урып-җыюны төгәлләде

Әтнә районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион республикакүләм киңәшмәдә белдерделәр, дип хәбәр ителә Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә. Моның белән бәйле рәвештә, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды. Киңәшмәдә Татарстан...

Әтнә районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион республикакүләм киңәшмәдә белдерделәр, дип хәбәр ителә Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.

Моның белән бәйле рәвештә, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре башлангананн бирле республика кырларында 1160 мең гектарда яки 78 процент мәйдандагы ашлык суктырылган дип белдерде.

Бөртеклеләрнең тулаем күләме 3260 мең тонна тәшкил итә.

Беренче булып урып-җыю кампаниясен төгәлләгән Әтнәлеләрдән соң Саба, Азнакай, Чистай, Алексеевск муниципаль районнары финишка якынлаша.

Реклама

(Гөлүзә Василова әзерләде) дип яза tat.tatar-inform.ru.

Әлеге вакыйгада "Тукай" һәм дә "Күшәр" хуҗалык җитәкчеләре Илфат Хәкимов белән Рүзәл Хәйруллин да катнаштылар.

Фотолар prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: