Әтнә таңы

Әтнә районы беренче унлыкта

Район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов коллегия утырышында булып кайтты.

Реклама

Сәламәтлек сагында торучыларның эше, көнкүреше белэн барыбыз да таныш. Чөнки авырмый тормыйбыз. Соңгы чиккә җитеп егылсаң да, алар янына барыла. Мөнәсәбәт тә күз алдында. Белеп, ничек эшләгәнлекләрен күреп торсак та, республика күләмендә бәяләнүе кызыксындыра. "Без елдагыча беренче унлыкта. Үлем күрсәткечләре арту белән азрак калышабыз. Үлемгә китергән авыруларның күпчелеге- йөрәк кан-тамыры, яман шеш авырулары",- ди баш табиб Азат Харис улы. Дәүләтнең авылга кайткан табибларга миллион сум бирүе нәтиҗәсендә больницага эшкә 10 табиб кайтканына сөендек, аларның бүгенге көндә сигезе безнең сәламәтлек сагында хезмәт куя. "Тагын 3 табиб сорап мөрәҗәгать иттек. Булу белән безгә мөрәҗәгать итәчәкләр, барып сайлап алачакбыз, үзебезнең районныкылар булса, тагын да яхшы. Авыл җирендә табиблар җитмәү мәсьәләсен президентыбыз Рөстәм Миннеханов та күтәрде. Авылга кайтып эшләүчеләргә, бу Россия территориясе эчендә генә, 500 мең сум бирелү турында да сүз булды. Әле бу хакта бернинди карар да юк",- дип ачыклык кертте табиб.
Ә халыкның сәламәтлеген кайгыртуга килсәк, килгән авыруларны карау белән бергә, диспансерлаштыру дәвам итә. "Килү мөһим. Тамга өчен генә түгеллеген халык аңлады, узган ел ахырында килмәгез, дигәч тә килделәр.Ә хәзер килү кирәк, уңайлы итү өчен тырышабыз, фельдшерлар көнгә унар кеше алып килә, аларга алдан билгеләнгән табиблар хезмәт күрсәтәчәкләр. Ә болай күренергә килгән авыруларга икенче табибка керә",- дип тә искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: