Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Бәрәскә авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен "Мирас" клубы эшли

Картлык дигәч, никтер күп кеше таякка таянган, чирләшкә, сукранудан башканы белмәгән, зиһене таралган әби-бабайны күз алдына китерә. Ә бит 55 яше тулуга федераль закон һәр хатын-кызны шушы төркемгә кертеп куя. Вакытны туктатып та, алдап та булмый анысы. Әмма пенсия кенәгәсендәге "картлык буенча" дигән язуны үзгәртү мөмкин эш ләбаса. Ялга чыккач...

Картлык дигәч, никтер күп кеше таякка таянган, чирләшкә, сукранудан башканы белмәгән, зиһене таралган әби-бабайны күз алдына китерә. Ә бит 55 яше тулуга федераль закон һәр хатын-кызны шушы төркемгә кертеп куя. Вакытны туктатып та, алдап та булмый анысы. Әмма пенсия кенәгәсендәге "картлык буенча" дигән язуны үзгәртү мөмкин эш ләбаса. Ялга чыккач икенче сулыш ачыла. Дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың.

Безнең, Түбән Бәрәскә авылында яшәүче өлкәннәрнең, көн үтте дип картлык көтеп утырырга бер дә вакытыбыз юк дисәк тә дөрес булыр.

Ике атнага бер тапкыр китапханәгә "Мирас" клубына җыелабыз. Авылыбыз тарихына кагылышлы истәлекләрне барлыйбыз, төрле темаларга әңгәмәләр оештырабыз, вәгазьләр тыңлыйбыз. Китапханәдә эшләүче кызларыбыз Алсу белән Айсылу якты йөз белән, әниләрен каршы алган кебек каршы алалар безне.

Сәламәтлегебез ныгысын дип, атнага өч көн чаңгы таяклары белән йөрергә чыгабыз. Бу марафонда һәрбер урам кешеләре дә актив катнаша.

Өлкәннәрнең бер группасы авылыбызның иман йортына йөреп, Люция абыстайдан дин сабаклары ала.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган чараларга да бик теләп йөрибез, чыгышлар ясыйбыз, клипларга да төшәбез.

Безнең Түбән Бәрәскә авылында Ленин исемендәге ҖАХК тарафыннан өлкәннәргә ихтирам бик зур. Авыл җирлеге рәисе Фатыхова Аида һәрдаим безнең эшләребез белән кызыксынып тора. Шулай сау- сәламәт булып, авылыбызда бәхетле һәм бай яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев