Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Иске Җогып авылы ветераны 90 яшен билгеләп үтте

Иске Җогып авылында гомер итүче Габделхәй Нурмөхәммәтов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

"Газап белән барган шикелле, шулай да бик тиз уза бит бу гомер", - ди Габделхәй абый үзен котларга килгәч. Сөбханалла, әле дә егетләр кебек төз ул. Хәтере әйбәт. "зо ел буе бухгалтер, 1978 елдан 1993 елга кадәр запчастьлар складында эшләдем. 1993 елда 69 яшемдә сәламәтлегем какшагач, эштән туктадым", - диде ул.

Дөрестән дә, искә алган елларны аен көнен әйтеп сөйләшә. "Гел хәрәкәттә ул. Әле дә лапаска чыгып, себергәләп керә. Тавыклар оясын чистарта", - диде аның хакында улы Әхмәт.

Бәхетле әти Габделхәй абый. Тормыш иптәше белән өч егет, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, хатынының бакый дөньяга күчкәнгә дә 10 ел була икән. "Улым белән киленем тәрбиясендә гомер кичерәм. Оныкларым да бик күп", - ди Габделхәй абый.

Тулырак язма "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев