Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Күлле Киме авылы халкы да яңа клублы булды

Күптән көтте кимелеләр бу көнне.

Әтием Күлле Кименеке, шуңа да балачагым, яшьлек елларым шушы авылда үтте. Балачакта клубка кино-театрлар карарга барсак, үсмер вакытта дискотекаларга чыга идек. Халыкка 85 ел хезмәт иткән клуб бик начар хәлдә иде. Эченә керү түгел, тыштан карап торырга да куркыныч иде клубка. Ниһаять авыл уртасында, хөкүмәтебезнең авыл клубларын төзекләндерү программасы буенча кимелеләргә дә бәхет елмайды. 200 урынга хисапланган өр-яңа клуб сафка басты. Клуб ачылышына килеп, халыкка үзенең моңлы җырын бүләк иткән, алай гына да түгел, җырлап бетергәч тыпырдап биеп җибәргән Гарәфи ага:
- Ак көнләшү белән көнләшеп тә куйдым. Безнең заманда булмады, мондый клуб. Инде мәдәният учагын сүндерми эшләргә дә эшләргә, - диде.
Тагын бер куанычлысы, биредә авыл җирлеге хезмәткәрләренә дә, шулай ук фельдшер-акушерлык пункты да урнашты. Яңа елга киме халкы өчен менә дигән зур бүләк булды бу. Әлбәттә инде бу район хакимияте, "Татнефтепродукт" җитәкчелеге булышлыгы белән ирешелгән шатлык-куаныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев