Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Күәм авылы укучылары кошларга ярдәм итә

Җир өстенә ак түшәген җәеп салкын кыш килде.Үләннәр куаклар карга күмелде. Ләкин кышлаучы кошлар җылы якларга очып китмиләр, димәк алар кыш көне дә үзләренә азык таба алалар. Алар агач, куак һәм үлән бөреләре, орлыклары һәм җимешләре белән туеналар. Безнең өй тирәләрендә үзләренә азык эзлиләр. Шулай да кошлар кыш көне еш...

Җир өстенә ак түшәген җәеп салкын кыш килде.Үләннәр куаклар карга күмелде. Ләкин кышлаучы кошлар җылы якларга очып китмиләр, димәк алар кыш көне дә үзләренә азык таба алалар. Алар агач, куак һәм үлән бөреләре, орлыклары һәм җимешләре белән туеналар. Безнең өй тирәләрендә үзләренә азык эзлиләр. Шулай да кошлар кыш көне еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу аеруча кыенлаша. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Без үзебезнең мәктәп тирәсенә җимлекләр элеп куйдык.Ә җимлекләребезне ясарга әтиләребез булышты. Әкияттәге матур өйләр кебек иде кайберләре. Классыбыз каршындагы каеннарга аларны элеп куйдык. Тәрәзәдән көндә кошларны күзәтәбез. Алар безнең җимлекләргә кунып, тирә-юньдәгеләрен дә күзәтеп рәхәтләнеп азык белән сыйланалар. Чыпчыклар чыркылдашалар, песнәкләр караналар, әйтерсеңлә безгә рәхмәт әйтәләр. Без тәнәфестә, тагын йөгереп чыгып, аларга җим сибәбез. Ә беркөнне җимлекләребезгә кызылтүшләр килде. Алар шундый матур, кып-кызыл шар кебек иделәр. Кошларга ярдәм итү, шул ук табигатьне саклау бит инде ул. "Чисталык дәресе"ндә без сыйныфыбыз белән экологик проблемалар, җир йөзеннән юкка чыгып баручы кошлар турында сөйләшеп киттек. Безгә бик яхшы тәрбия чарасы булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев