Әтнә таңы

Әтнә районы рейтингта элеккечә үк беренче урында

Әтнә районы элеккечә үк,сөт җитештерү һәм сату рейтингының беренче баскычында. Рейтинг бер баш сыердан сауган һәм 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата саткан сөт күләменә бәйле рәвештә билгеләнә. Районыбыз 15 июльгә 124 тонна сөт сатты, бер баш сыердан ул көнне 18,8 килограмм сөт савып алынды. 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә...

Реклама

Әтнә районы элеккечә үк,сөт җитештерү һәм сату рейтингының беренче баскычында. Рейтинг бер баш сыердан сауган һәм 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата саткан сөт күләменә бәйле рәвештә билгеләнә.

Районыбыз 15 июльгә 124 тонна сөт сатты, бер баш сыердан ул көнне 18,8 килограмм сөт савып алынды. 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата 2,31 килограмм сөт җитештерелде. Бездән соңгы урыннарда Балтач, Саба, Кайбыч, Кукмара, Актаныш районнары урнашкан. Кайбыч районында бер баш сыердан уртача 19,3 килограмм сөт җитештергәннәр үзе. Тик 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата 1,14 килограмм сөт кенә җитештергәннәр. Буада да бер сыердан 18,5 килограмм сөт саусалар да, рейтингта VII урында гына урнашканнар.

Татарстан буенча сауган сөт күләме - 14,6 килограмм. Тик алдагы көнгә карата да, алдагы елга карата да аның кимүе күзәтелә. Менделеевск һәм Спасс районнары рейтингның ахыргы баскычларын билиләр. Аларда бер баш сыердан 9,6-9,5 килограмм сөт савалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: