Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында санитар-чистарту икеайлыгы башланды

Республикабызда, шулай ук Әтнә районында 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде. Айлык кысаларында экологик таләпләргә һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен район территориясен чистарту эшләре алып барылачак. Шул нисбәттән авыл җирлекләрендә дә. Районда санитар-чистарту икеайлыгы вакытында эш торышын күзаллау өчен оператив штаб булдырылды. Икеайлык барышында урамнарның, каралты-кураланың...

Республикабызда, шулай ук Әтнә районында 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде.

Айлык кысаларында экологик таләпләргә һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен район территориясен чистарту эшләре алып барылачак. Шул нисбәттән авыл җирлекләрендә дә. Районда санитар-чистарту икеайлыгы вакытында эш торышын күзаллау өчен оператив штаб булдырылды.

Икеайлык барышында урамнарның, каралты-кураланың чисталыгы да тикшереләчәк. Шуңа күрә дә район халкын киәтесе килә. Үз территориягезне чүп-чарлардан арындырыгыз. Капка алдыгыздагы күптән кайткан төзелеш материаллары булса да, аны алып куярга тырышыгыз. Юкса, штрафлар күләме бик саллы. Инде төзелеш алып барасыз икән, капка алдыгызда яңа гына кайткан төзелеш материаллары булса, авыл җирлегеннән төзелеш алып баруыгыз хакында белешмә алып куярга онытмагыз. Икеайлык барышында тикшерү килсә, закон нигезендә бернинди кисәтүләр дә булмаячак, ике мең сум күләмендә штраф салыначак. Минималь штраф күләме ике меңнән башлана. Узган ел апрель-май айлары дәверендә 48 мең күләмендә штраф салынган. Моннан тыш, оешма территорияләрендә чистартырга онытмагыз.

Шунысын да әйтергә кирәк, район үзәгендә чистарту эшләре кар астыннан чүп-чарлар баш калкытуга ук башланды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев