Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы сугыш ветеранына - 95 яшь!

Әйшияз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Габделхак улы 95 еллык олы юбилеен билгеләп узды.

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимовның аңа багышланган котлавында: "Тәкъдирегезгә язылган тормыш авырлыкларын зур ныклык һәм сабырлык белән узып, тиңдәшсез каһарманлык үрнәге күрсәттегез", - дигән юллар бар. Дөрестән дә, күпне күргән, күпне кичергән ул...

Ачлы-туклы яшәгән хәлдә, илебез чикләрен япон илбасарларыннан саклаган. Сугыштан соңгы авырлыкларны, репрессия чорларын да үз җилкәсендә татыган ир-атларның берсе ул. Авырлыклар алдында баш имичә, укытучы, ферма мөдире булып эшли, ә бүгенге көндә яшь буынга акыллы киңәшләр биреп, сөенеп, күпләр сокланырлык итеп яши.

Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, киләчәктә дә балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә яшәргә язсын якташыбызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев