Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында кабат авария

Көн тудымы - яңалык, хәзер. Күңелле яңалыклар гына булса икән, күңелсезләре дә җитәрлек шул.

"Түбән Бәрәскәдә бер чылбыр булып 3 машина бәрелеште", - диде ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Фермага җитәрәк "ВАЗ-2107" машинасы тизлекне киметеп, борылыш билгесен яндырып туктаган. Артыннан килүче чит ил машинасы да аңа якын гына туктаган. Ә менә алар артыннан килүче "14"ле "ВАЗ" туктарга өлгермәгән. Хәйран тизлек белән барган күрәсең: өч машина да зыян күргән.

ЮХИДИ инспекторы кабат искә алды:

- Тизлекне арттырмыйча, дистанцияне саклап кына хәрәкәт итәргә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев