Әтнә районы язгы чәчүгә әзер
Тиздән язгы кыр эшләре старт алачак. Игенче өчен мәшәкатьле, гаять җаваплы чор башлана. Бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән сөйләштек. Фикерләре бердәй, язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 4 алшартның төгәл үтәлүе кирәк. - Иң мөһим шарт: кадрлар белән тәэмин ителеш уңай хәл ителде. Ә эшне...
Тиздән язгы кыр эшләре старт алачак. Игенче өчен мәшәкатьле, гаять җаваплы чор башлана.
Бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән сөйләштек. Фикерләре бердәй, язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 4 алшартның төгәл үтәлүе кирәк.
- Иң мөһим шарт: кадрлар белән тәэмин ителеш уңай хәл ителде. Ә эшне ике сменалы итеп оештыру отышлы.Хәер, бу яктан бер проблема да булмас, - ди механикалаштыру буенча консультант Фидаил Сөнгатов.
Икенче шарт белән дә ул таныштырды. Һәрбер техника һәм агрегат тиешенчә комплектланган. Бүгеннән үк басуга чыгып китәргә әзер. Бу хакта "Интертат.ру" электрон газетасы да язып чыкты. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алган мәгълүматларга таянып, "Авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчүгә әзерләү буенча иң алдынгы районнар - Әтнә, Актаныш, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Нурлат, Зәй һәм Сарман", - дип билгели.
Янә мөһим шарт - чималның тиешле дәрәҗәдә булуы кирәк. Орлыкчылык инспекциясе белгечләре: "Орлыклар җитәрлек, тишелешләре дә
әйбәт", - диделәр.
Хәзер орлыкны кирәкле матдәләр белән туендырмасаң, яхшы уңышка өмет итә алмыйсың. Язгы кыр эшләренә керешүнең дүртенче шарты бу. Район агрохимигы Алмаз Фазылҗанов: "Ашлама да җитәрлек", - ди.
Дөрес, әле карның эреп, җирнең өлгерүе кирәк. Шуңа күрә вакыт бар: без әзер дип тик ятарга түгел, техника-агрегатларны тагын бер кат күздән кичерү мөһим.
Яңа төр агрегатларга аерым игътибар булырга тиеш. Әнә бит, Фидаил Сөнгатов та заман агрегатларын куанып искә ала:
- Басу-кырларда "Турбосим", "Пронто", "Агротур", "Кузбасс" чәчү комплекслары эшләячәк. Ә "ХОРШ"лар аерым урын тоталар. Әлбәттә, яңа төр "СЗП"лар да бар, - ди.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.6600
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22200
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.6700
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12200
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59200
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика