Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районына музыкаль чебиләр килгән...

Әллә кая дә түгел ,үзебезнең Әтнәдә, үзебезнең Чулпанда... Нәрсә булган дисезме? "Сәләт Рухият килгән!" Менә Каенсар урманында,"Чулпан" лагере була торган жирдә, "Сәләт Рухият" үз эшен башлап җибәрде. Республикабыз буенча ,әлбәттә Әтнәлеләр дә, музыка, бию, театрга гашыйк, сәләтле 145 бала Рухияткә җыелды. Аларны анда 7 төркемгә бүлеп куйганнар.Рухлы сәлкешләребезгә сары төстәге...

Әллә кая дә түгел ,үзебезнең Әтнәдә, үзебезнең Чулпанда... Нәрсә булган дисезме? "Сәләт Рухият килгән!"

Менә Каенсар урманында,"Чулпан" лагере була торган жирдә, "Сәләт Рухият" үз эшен башлап җибәрде. Республикабыз буенча ,әлбәттә Әтнәлеләр дә, музыка, бию, театрга гашыйк, сәләтле 145 бала Рухияткә җыелды. Аларны анда 7 төркемгә бүлеп куйганнар.Рухлы сәлкешләребезгә сары төстәге сәләтнең"фирменный" футболкаларын өләштеләр. Сары футболка? Чебиләр мени? Әйе шул чебиләр! Ләкин музыкаль чебиләр. Чебиләрнең алларында сәләтнең "гербы"торса, ә артларында СӘЛӘТ (скрипичлы ачкыч)uhiat дип язылган. Ә аларның әйдәманнары зәңгәр төстәге футболкалар кияләр. Рухият әйдәманнары шулай ук, биючеләр, җырчылар, театр артистлары. Аларның кайберләре безнең Болгар Туган Телдә дә булды.Әти-әниләр борчылмагыз балаларыгыз яхшы кулларда! Тикшерелгән. Алла боерса, Татарстан йолдызлары Рухияттән чыгар!

Әгәр, син дә музыкадан, биюдән, театрдан ерак китә алмыйсың икән инде, сине Рухият 2015 елга көтеп кала! Быел бара алмадым дип боекма, киләсе елга әйбәтрәк тә булыр! Бик кызыксынсаң, Вконтактедагы Сәләт Рухият төркеменә кер(http://vk.com/ruhiyat2014). Инстаграмда да булсаң, "selet_official" га языл.

Ә без сәлкешләребезгә уңышлар, рухлы яңа дуслар, күтәренке кәеф теләп калыйк. Киләсе елга, Сәләт Рухият сине көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев