Әтнә таңы

Әтнә районында 101 паспорт бирелгән

Ел башыннан Федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге тарафыннан гражданнарга 101 паспорт бирелгән. Унтугызы - 14 яше тулган яшүсмерләргә тапшырылган. 71 кеше яшәү урынына пропискага кергән, аларның утызы - яңа туган балалар.

Реклама

Вакытлыча яшәүче 16 кеше бар. 87 кеше пропискадан төшкән, шуларның 51е вафат булу сәбәпле исәптән чыгарылган. Паспортны вакытында алыштырмаган 10 кешегә административ штраф салынган. Югалткан 5 кешегә дә шундый ук чара күрелгән. 3 чит ил гражданына да, аларны үзләренә яшәргә керткән кагыйдәләрне үтәмәгән ике йорт хуҗасына да штраф түләткәннәр. .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: