Әтнә таңы

Әтнә районында 7 кеше туберкулез белән учетта тора.

Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.Шул уңайдан район больницасының табиб-фтизиатры Илнур ЛАТЫЙПОВ белән сөйләшәбез. - Әтнә районында бүгенге көндә 7 кеше туберкулез белән учетта тора. 2013 елда 2 кеше учетка алынды. Шунысы куандыра, балалар арасында авыру очраклары теркәлмәде, учетка алынучылар булмады. Туберкулездан үлүчеләр дә теркәлмәде. - Туберкулез нидән килеп чыга?...

Реклама

Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.Шул уңайдан район больницасының табиб-фтизиатры Илнур ЛАТЫЙПОВ белән сөйләшәбез.
- Әтнә районында бүгенге көндә 7 кеше туберкулез белән учетта тора. 2013 елда 2 кеше учетка алынды. Шунысы куандыра, балалар арасында авыру очраклары теркәлмәде, учетка алынучылар булмады. Туберкулездан үлүчеләр дә теркәлмәде.
- Туберкулез нидән килеп чыга?
- Бу чирне китереп чыгаручы таякчык кеше организмына авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә бүленеп чыккан селәгәй тамчылары яки зарарланган тузан бөртекләре белән сулыш юллары аша сулаганда үтеп керә. Зарарланган тузанда таякчыклар бер атнага кадәр саклана. Шулай ук авыру кеше белән үбешкәндә, аның киеме, мендәре, сөлгесе, сабыт-сабасы, урын-җире һәм башка төр кирәк-яраклар кулланганада күчәргә мөмкин
.- Туберкулезга ничек диагноз куялар?
- Төп юлы - ренгент ярдәмендә. Олылар арасында 15 яшьтән алып флюорография үтү кулланыла. Микроскопия ясау һәм лаборатик тикшерү ысуллары кулланыла. Балалар арасында туберкулин ярдәмендә "проба" ясала һәм ачыклау ысуллары кулланыла.
- Чирне кисәтү өчен ниләр эшләргә кирәк?
- Йөткерүче кешеләр белән якын мөнәсәббәттән сакланырга. Туберкулез белән авыручы сезнең белән бер түбә астында яшәсә, бүлмәләрне еш җилләтергә һәм анда юеш җыештыру үткәрергә кирәк. Ел саен флюорография үтәргә. Хәлсезлек билгеләрен сизү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беркайчан да вакцинацияне кире какмагыз, баланы туберкулездан саклый торган башка ышанычлы юл юк.
Белегез, туберкулезны кисәтергә дә, дәваларга да була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: