Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерләнәләр

Мәгълүм булганча, 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үтәчәк. Бу мөһим вакыйгага 3 айдан да азрак вакыт калып бара. Авыл хуҗалыгы исәбен алуның төп максаты - гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре,...

Мәгълүм булганча, 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үтәчәк. Бу мөһим вакыйгага 3 айдан да азрак вакыт калып бара.

Авыл хуҗалыгы исәбен алуның төп максаты - гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар һәм башкалар турында мәгълүмат туплау. Моннан тыш, беренче тапкыр, авыл җитештерүчеләренең хуҗалыкларын алып баруда кулланыла торган алдынгы ысуллары, аларның кредит чараларын җәлеп итүләре, бюджет субсидияләре һәм дотацияләрен алу турында сораулар биреләчәк. Исәпкә алу бланкларында фамилия дә, адрес та юк, бары тик тәртип саны гына бирелә. Исәпкә алу әңгәмә формасында үткәреләчәк, аның барышында бернинди документлар да күрсәтү таләп ителми. Исәпкә алу кәгазьләрендәге мәгълүматлар закон тарафыннан конфиденциаль дип таныла, алар читкә чыгарылырга тиеш түгел, физик һәм юридик зыян китерү максатыннан кулланыла алмый.

Районда әлеге кампаниягә әзерләнүнең мөһим этабы тәмамланды - авыл хуҗалыгында исәпкә алу объектлары исемлеге төзелде. Бу объектлар: 10 авыл хуҗалыгы оешмасы, 15 крестьян-фермер хуҗалыклары, районда яшәүче 5392 кешенең шәхси ярдәмче хуҗалыклары. Район территориясе 12 исәпкә алу участокларына, ә алары 2 инструктор участокларына берләштерелде. Исәпкә алучының уртача эш нормасына якынча 460 объект туры килә. Хәзерге вакытта әлеге хезмәткә инструкторлар һәм исәпкә алучыларны сайлап алу этабы тора, аларны өйрәтү планлаштырыла, инструктор участокларын урнаштыру урыны билгеләнә, исәпкә алу барышында алынган мәгълүматларны инструктор участокларына китерү өчен транспорт чаралары хәрәкәте графигы төзелә.

Исәп алу барышында үзләрен шушы эшкә багышлый алучылар гына булачак, чөнки йөкләмә бик зур - һәр исәпкә алучыга, үзенә билгеләнгән объектларны йөреп чыгарга туры киләчәк. Аларның һәрберсе махсус экипировка: портфель, бейсболка (башлык) һәм махсус таныклык - бейдж белән «коралланачак». Авыл хуҗалыгында исәпкә алу Интернет челтәре аша, ә шәхси ярдәмче хуҗалык ияләрен сораштыру планшетлы компьютер аша үткәреләчәк.

Авыл хуҗалыгын исәпкә алу авыл халкына ниндидер салымнар салу, аларның хокукларын кысырыклау өчен түгел, киресенчә, аларгә төпле ярдәм бирүгә юнәлтелгән. Районыбызда авыл хуҗалыгы исәбен алу ачык, аңлаешлы үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев