Әтнә районында бәйрәм чаралары
7 март көнне сәгать 18.00 дә Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Созвездие-Йолдызлык"ның Гала концерты була. 8 март сәгать 12 дә Күлле Киме авылы мәдәният йортында Олы Мәңгәр халык театры Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле була. Керү ирекле.
9 март Олы Мәңгәр мәдәният йортында кичке сәгать 8 дә Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле куела. Керү ирекле.
9 март сәгать Кышлау мәдәният йортында Илдар Юзеевның "Гашыйклар тавы" спектакле була. Үзешчәннәр куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев