Әтнә районында грипп юк
Яздым да "Тьфу-тьфу" дип куйдым, күз тимәсен тагын. Соңгы елның грипплары да куркынычка әйләнде, әллә нинди исемнәр белән аталды, я кошныкы, я терлекнеке... үлемгә китерә дип тә куркыттылар. Чынлап та кайбер елгы гриппны үзебез дә авыр кичердек, температураны төшерә алмый интектек.
Быелгысы нинди дә, ничек үтәр?- грипп турында сүз чыкса, әнә шулай сөйләшә халык. Аллам сакласын, сарымсак, суган белән генә котылып булырмы? Гыйнвар аен шулай шөбһәләнеп үткәрдек. Февраль дә бетеп бара, ә без, Аллага шөкер, исән-имин. Берүк шулай була күрсен. Бәлки Әтнәне читләтеп үтәр. Районыбыз больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов та моңа өметләнә. "Аллага шөкер, районыбызда грипп белән авыручылар юк. Соңгы 5-6 елда, гомумән, бу чир белән авыручылар сирәгәя. Бу вакциналарның файдасы, дип саныйм. Быел да октябрь-ноябрь айларында гриппка каршы вакцина ясалып бетте. Мәктәпләрне-бакчаларны контрольдә тотабыз. Грипп юк. Ә менә ОРВИ белән авыручылар күренгәли. Соңгы бер-ике көндә артты. Олылар арасында юк дисәң дә була, менә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында 1-2,1-2 күренә", - ди баш табиб.
Вирус инфекциясенең һава белән таралуын исәпкә алсак, бәлки кемдер читтән "ияртеп" кайткандыр. Ахыры яхшы булсын, ди безнең татар халкы.
Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән. Сакланыйк. Суган, сарымсак, туңдыргычларда кулланылмыйча яткан җиләк-җимешләрне чыгарыйк. Кулланыйк, "Кибеттәге лимонга караганда туңдырылган карлыган, кызыл карлыган, кура җиләге, мүк җиләкләрендә "С" витамины күбрәк", дип кисәтә табиблар. "С" витаминының организмда бер генә көнлек запасы булуын да, гөлҗимеш җимешен дә, киптергән юкә чәчәге, карлыган яфракларын да файдаланыйк. Сәламәт яшәү рәвеше алып барсак та начар булмас.
Ә инде авырый калсак, аерырга өйрәник: грипп югары температура белән башлана, тән температурагыз беренче көнне үк 38-39 икән, урынга ятыгыз, бу грипп. Ә инде 37-37,3 тирәсендә булып, борын тартып, мышык-мышык йөрсәгез, бу - ОРВИ! Ике очракта да дәваланырга кирәк, табибка мөрәҗәгать итегез. Үз белдегең белән антибиотиклар кулланырга да кирәкми. Авырмыйк!
Сүрия МИНГАТИНА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.6300
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.21800
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.6400
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.11800
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6300
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8600
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13200
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11800
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.7400
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59200
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52900
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30104
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика