Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә район ифтары узды

Мөселманнар өчен изге саналган җомга көнне беренче тапкыр район ифтары узды.

"Ашыт" спорт залына 200гә якын дин-кардәш җыелды бу көнне. Шунысы куанычлы, районның барлык диярлек авылларыннан килгәннәр иде. Мөселман райондашлар сәгатьтән артык Казаннан махсус чакырылган Рөстәм хәзрәт вәгазен тыңлады. Хәзрәтне үзебезнеке дип әйтергә дә була - бала, хәтта яшүсмер чорында да ел саен Кече Әтнәгә кунакка кайтып йөргән. Соңрак Гарәбстанга китеп дини белем алып кайткан. Вәгазе исә гаять урынлы, тәэсирле булды. Җыелган мөэмин-мөселман бик күп соравына җавап алды дип уйлыйм. Аның кайбер өлешен районыбыз халкына да җиткерү урынлы булыр. Аңлаешлы, тормышчан вәгазе белән ифтарга җыелган халыкны үз авызына каратты да куйды Рөстәм хәзрәт!

Әйтик, транс хәленә кереп айлар, хәтта еллар буе бернинди хәрәкәтсез торучыларны искә алды. Андыйлар үзләрен билгеле бер чорга ашау-эчүдән, йоклау, күрү, сөйләшүдән тулысынча тыялар. Ә безгә Раббыбыз нибары көн яктысында гына ашау-эчүдән тыелып тору мөмкинлеге бирә. Шулай да тоткан Рузабызның кабул булу шартлары бар. Алары - тел, күз, колак, аяклар, куллар - кыскасы, тән әгъзаларыбыз белән бәйле. Шушы әгъзаларның да гөнаһтан тыелулары шарт! Күзләрнең чит-ятны күрмәве, телебезнең башкалар турында гайбәт сөйләмәве, аякларның гөнаһлы урынга сөйрәлмәве кирәк. Югыйсә, Руза тотуыбызның бернинди савабы калмый. Алай гына да түгел, әгъзаларыбызның тыелуы дәвамлы булса, үзебезгә дә, җиребезгә дә искиткеч зур савап явар. Айлар солтаны саналган рамазанда тыелырга өйрәнсәк, бу гадәтебез гомерлеккә әйләнәчәк! Кыскасы, Рөстәм хәзрәтнең һәр дини шартны яшәеш кануннары белән бәйләп сөйләве күңелгә аеруча хуш килде. Ахшамга кадәр вакыт та бер кавымда үтте дә китте. Рөстәм хәзрәт "Тукай" җитәкчесе әйткән азанны бик ошатты. "Конкурста катнашырга кирәк Сезгә, гаять яхшы әйтәсез", - дип куйды. Һәркем залга алып кергән шешәле су белән авыз ачканнан соң, ахшам намазына тезелде. Биредә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт, мөхтәсибәт вәкилләре, авылларның мәчет имамнары, район башлыгы урынбасарлары, хуҗалык җитәкчеләре белән бергә, шактый дин-кардәшебез гыйбадәт кылды. Мәҗлес каршыдагы ресторан бинасында дәвам итте. Ифтар сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр артында узды. Моны оештыруга район хакимияте дә, химаяче буларак хуҗалыклар да күп көч куйганнар. Республика күләмендә уздырылган 10 мең кешелек ифтар фонында безнең райондагысы да ким булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев