Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

Көн тәртибе буенча Татарстан халыклары съездына катнашу өчен районнан делегатлар исемлеге тәкъдим ителде. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, оешма җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова районыбызда дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында доклад белән чыкты. Әлеге программа берничә...

Көн тәртибе буенча Татарстан халыклары съездына катнашу өчен районнан делегатлар исемлеге тәкъдим ителде.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, оешма җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова районыбызда дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында доклад белән чыкты. Әлеге программа берничә чараны үз эченә ала - дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру, аны камилләштерү буенча төрле чаралар уздыру, этник һәм дини нигездә конфликтлар килеп чыгуга юл куймау., дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы.

Әтнә районында дини вәзгыять тотрыклы. Авылларыбызда мәчетләр эшли, соңгы елларда гына Шәкәнәч һәм Мамыш авылларында яңа мәчетләр ачылды. Җирле халык безгә чит җирләрдән кайтучылар белән дус һәм тату мөнәсәбәттә, этникара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү буенча да бездә барлык шартлар булдырылган.

Иҗтимагый совет белән берлектә милли сәясәт конпециясен тормышка ашыру буенча иҗтимагый секторларның лидерлары белән мәгариф оешмаларында төрле чаралар үткәрелә, очрашулар оештырыла. Аларның максаты - үсеп килүче буынга милләтләр арасында дуслык һәм татулык булдыруның әһәмиятен аңлату.

Районда төрле юнәлештәге милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар эшләп килә. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әтнә бүлекчәсе, "Ак калфак","Яшь гвардиячеләр", профсоюз хезмәткәрләре берләшмәсе, ветераннар советы, әфганчылар советы кебекләре актив эшчәнлеге белән билгеле. Бездә милли мәгарифкә нигез салучы принцип булып, туган телебездә белем һәм тәрбия алу хокукы һәм бу хокукны гамәлгә ашыру буенча шартлар тудыру тора. Татар телендә белем бирү белән берлектә, күренекле мәгърифәтче галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхреддин мирасында тәрбия бирүдә отышлы ысуллар киң кулланыла. Шул ук вакытта районда 2008 елдан бирле Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе үткәрелеп килә. Укучыларыбызның республикакүләм милли проектларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алуы да барыбыз өчен зур куаныч.

Икенче көн тәртибе буенча район иҗтимагый советы рәисе Гөлнар Мөхәмәдҗанова чыгыш ясады. Ул районыбыздан Татарстан халыклары съездына катнашучы делегатлар исемлеген тәкъдим итте. Катнашучылар тарафыннан алар бертавыштан сайланды. Районыбыздан әлеге съездда Гөлнара Галәүтдинова, Гөлнар Мөхәмәдҗанова, Мингазиз Зиннәтов, Азат Хәйретдинов, Гөлшат Закирова һәм Ирек Мөхәммәтшин делегат буларак катнашачак. Аларның һәркайсы район халкына яхшы таныш.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров: "Апрель аенда 500 делегат катнашында съезд узачак. Максаты - халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту". Һәм татар теле, тәрбия мәсьәләләренә дә тукталып узды. Милләт яшәсен өчен авылларны сакларга кирәк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев