Әтнә районында тагын бер бакча эшли башлый

Түбән Көекнең социаль үзәгендә авыл халкы күптән көткән балалар бакчасы ачылды.
Бу уңайдан, бакча белән бер үк түбә астында урнашкан мәдәният йортында узачак концертка килүчеләр шактый күренде. Балаларын күтәреп килүчеләр дә күп иде. Кыскасы, зал ата-аналар тавышыннан яңгырап тора.
- Бик кирәк иде бу бакча, шөкер, хәлебезгә керделәр...
- Бакча булдыру артыннан чапкан район хакимиятенә, авыл җирлеге җитәкчесенә, мәктәп директорына рәхмәт...
- Мин балалар бакчасына кереп карап чыктым инде, бик матур. Ошады. Хәзер тагын бер бала алып кайтырга була...
"Урамдагы уен мәйданчыгы да бик матур булачак", - диделәр. Урынын тәгаенләп, ком түшәгәннәр инде.
Шушы истәлекле көн белән авыл халкын районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, Түбән Көек авыл җирлеге җитәкчесе Фәргать Мөхәммәтгалиев, яңа бакча мөдире Фаилә Шакирова һәм ата-аналар исеменнән Ләйсән Мөхәммәтгалиева котлады. Бакчаның озын гомерле булуын, балалар авазыннан яңгырап торуын, балаларның мәктәпкә башлангыч белемнәр туплап, тулы әзерлекле булып килүен теләделәр. Авыл җирлеге җитәкчесе бакчага картина да бүләк итте.
Бакча мөдиреннән тыш, тәрбияче Алинә Хәбибуллина һәм пешекче Рәзинә Фәйзиева да балаларның тәрбияле, бар яктан уңган-булган булулары өчен җаваплы. Сүз уңаеннан, концертны да тәрбияче алып барды. Нәниләр чыгышыннан соң, тантаналы өлешкә аяк бастык. Гөлшат Закирова бакча мөдиренә символик ачкыч тапшырды. Мәгариф бүлеге мөдире бакчаның ал тасмасын кисүгә, халык ташкыны түргә агылды.
"Ә хәзер адаптация чоры башлана", - диделәр тәрбиячеләр. Монысы - балаларның бакчага ияләнүләре һәм ул бүгеннән башланды. Югыйсә, бакчага узгач, балаларның кайберсе әнисенең кулыннан аерылмады. Ә берише уенчыкларны алып, идәнгә утырып уйнарга ук тотынды.
- Ияләнерләр. Мондагы матурлык, уңайлыктан аерылып өйгә кайтасылары да килмәс әле, - диеште әти-әниләре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 17:1518 августка һава торышы һәм ай календаре 18 августка һава торышы һәм ай календаре.5200
-
17 август 2022 - 16:05Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм иң актив китап укучылар музейда экскурсиядә булдылар 17 август көнне Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм китапханәбезнең иң актив китап укучы яшүсмерләре Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар.11601
-
17 август 2022 - 14:14Кофеның фигурага зыяны бармы? Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде.6300
-
17 август 2022 - 13:00Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде: «В 1 класс с ГТО».5600
-
17 август 2022 - 12:15"Бишенче тапкыр вакцина ясатам!" Заһидуллин Радик һәм Галимуллин Рәмис Әтнә больницасында кабат вакцина ясаттылар.11600
-
17 август 2022 - 11:05Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Волонтеры Удмуртского РНУ АО «Транснефть – Прикамье» оказали помощь в проведении VI Межрегионального фестиваля деревенской культуры «ГуртFEST». Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.3900
-
17 август 2022 - 10:30Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае и Самарской области. Цель – обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.3700
-
17 август 2022 - 09:20"Яшь велосипедчы" Дусым мәдәният йортында "Яшь велосипедчы" дип исемләнгән спорт уены узды.8000
-
16 август 2022 - 17:18Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз. Помидор маринадлау буенча җиңел генә ике рецепт тәкъдим итәм.18700
-
16 август 2022 - 15:30"Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" бәйгесе дәвам итә "Әтнә таңы" газетасы редакциясе "Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.12001
-
16 август 2022 - 14:27Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 97 кешедә ковид ачыкланган.9700
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.22400
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.20700
-
17 август 2022 - 15:21Почта бүлекчәсе ремонттан соң ачылаӘненең почта бүлегендә 14 апрельдән бирле ремонт эшләре барды.10000
-
12 август 2022 - 09:54Мөгезле эре терлек тиреләре кабул итәбез Телефон 89534083730,896255929346400
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.105100
-
16 август 2022 - 09:06Барыбер эләктергәннәр Ключи Сап авылында Лада Приора машинасын эвакуатор штраф стоянкага алып киткән.54101
-
15 август 2022 - 11:05Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.42401
-
15 август 2022 - 14:10Әтнәдә Африка чумасы аркасында карантин кертелгән Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.39600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика