Әтнә районындагы “Яшьлек чишмәсе”
Аллага шөкер, чишмәләр күп районыбызда һәм бик куанабыз, алар караулы. Өлгергәнен авыл җирлекләре, алар өлгермәгәнен эшмәкәрләр, авылның үз егет-кызлары төзекләндерә. Шундый чишмәләрнең берсе - Ары авылындагы "Яшьлек чишмәсе". - Авылыбыздагы кое-чишмәләр, Аллага шөкер, төзек хәлдә. Менә бу фотосурәттәге чишмәне дә авылыбыз егете Марат Мөхәмәтгалиев төзекләндерде. Аңа рәхмәт укып чишмә челтер-челтер...
Аллага шөкер, чишмәләр күп районыбызда һәм бик куанабыз, алар караулы. Өлгергәнен авыл җирлекләре, алар өлгермәгәнен эшмәкәрләр, авылның үз егет-кызлары төзекләндерә. Шундый чишмәләрнең берсе - Ары авылындагы "Яшьлек чишмәсе".
- Авылыбыздагы кое-чишмәләр, Аллага шөкер, төзек хәлдә. Менә бу фотосурәттәге чишмәне дә авылыбыз егете Марат Мөхәмәтгалиев төзекләндерде. Аңа рәхмәт укып чишмә челтер-челтер агып утыра бүген. Чишмә генә түгел, моннан су алырга килүчеләр дә бик рәхмәтле Маратка. Безнең авыл егетләре булдыра торганнар, шуңа авыл белән куанабыз, - ди яза хәбәрчебез Фидаил Кадимов.
Фотолар авторныкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев