Әтнә таңы

Әтнә районыннан 49 егет катнаша

20 нче гасыр тарихка бик күп сугышлары белән кереп калды. Соңгы 20-30 ел аралыгында гына да Корея, Вьетнам, Әфган, Чечен, Югославия, Сүрия илләрендә меңләгән гаепсез кешенең гомере өзелде. Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда янәдән кан кою башланды: мәгънәсез үтереш күршебез Украина җирендә бара. Аның ахыры нинди югалтулар...

Реклама

20 нче гасыр тарихка бик күп сугышлары белән кереп калды. Соңгы 20-30 ел аралыгында гына да Корея, Вьетнам, Әфган, Чечен, Югославия, Сүрия илләрендә меңләгән гаепсез кешенең гомере өзелде. Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда янәдән кан кою башланды: мәгънәсез үтереш күршебез Украина җирендә бара. Аның ахыры нинди югалтулар белән бетәр, кайчан туктар - төгәл беркем дә әйтә алмый. "Әлеге вакыйгаларның үзәгендә һәрвакыт солдат булган. Әлбәттә, Ватан сакчысы булу - дәрәҗәле, абруйлы һөнәр. Егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе - ныклыкка сынауны үтү ул. Авылда егетләрне солдат хезмәтенә озату бүген дә бөтен авыл халкын берләштерүче матур йола булып санала. Элек-электән авыл халкы изге теләкләрен теләп, ә кызлар матур кулъяулыклар чигеп, аларны изге бурычларын үтәргә озаткан. Бик күңелле күренеш, тик... ил-көннәр тыныч булганда"- дип башлады сүзен Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан солдат-абыйлар белән очрашуны оештыручы укытучыбыз Шакирова Рәмлә Ринат кызы. Сүзен дәвам итеп, ул безне чечнячылар белән таныштырды. Экраннан безгә берсеннән-берсе яшь, чибәр егетләр елмаеп карый: Күңгәрдән - Вәлиев Илнар, Сөләйманов Рәдис; Күшәр авылыннан - Йосыпов Илнур, Хафизов Динарт, Гыйлфанов Илмир; Иске Өҗемнән тарих укытучысы Нәҗметдинов Илшат. Әтнә районыннан әлеге мәгънәсез сугышта 49 егет катнаша. Бәхеткә каршы, барысы да исән-сау туган якарына кайта. Шулай да Көек авылына әти-әнисе шул яктан булган яп-яшь егетнең гәүдәсен алып кайтып күмәләр. Очрашуга килгән Илнар абый белән Илнур абый без кинолардан гына күреп белгән Чечен республикасы турында сөйләделәр. "Табигате - бездәгедән күпкә үзгә: төн озын кар ява, салкын, постта торганда нык кына туңасың, ә көндезен кар эреп бетә, нык итеп кояш кыздыра. Ә кешеләре әйбәт аларның. Үзара аралашканда русларны яратып бетермәүләре аерым-ачык сизелә, ә безгә сүз әйтмиләр. Срочникларга каты бәрелмиләр, ә контрактникларны бик өнәп бетермиләр. Мөселманнар бит сез, нишләп йөрисез монда, дип сорыйлар. Сөйләшкәндә сүзеңне уйлап кына әйтергә кирәк, бер ялгыш сүз әйтсәң, нәрсә дә булса эшләргә мөмкиннәр. Чечняга белеп кердек. Туган илеңнең тынычлыгын саклау - һәр яшь егетнең изге бурычы, минем барасым килми, дип берүзең генә аерылып та кала алмыйсың. Ашау ягына килгәндә, башта кыенгарак туры килә, аннан соң 3 мәртәбә туклануга күнегәсең инде. Була шундый чаклар: туган як белән элемтә өзелә. Берәр ай буена ризык китерә алмыйлар. Андый чакларда нәрсә ашап була, кайдан нәрсә эзләп табасың, шуның белән тамак туйдырасың. Йоклаганда да коралыңны кочаклап йоклыйсың, һәр адымда, һәр минутта куркыныч янаганын истән чыгарырга ярамый. Дембельгә 15 кала бер солдат һәлак булды, ә бер сержантның кулы өзелде", - дип хатирәләре белән уртаклашты Илнар абый. Ирексездән күздән яшь ага, тамак төбе ачыта. Янәшәмдә утырган сыйныфташым Алинәгә икеләтә авырга туры килде, чөнки Илнар абый - аның әтисе. Менә ниләр кичерергә туры килгән бит аның иң кадерле кешесенә! Шуңа да тыныч кына тыңлый алмады дустым. - Мин белеп кермәдем, өйрәнүләр генә үтәсез диделәр безгә. Казаннан 200 солдат киттек, барыбыз да татарлар иде, бер частькә туры килдек, аннан соң безне роталарга бүлделәр, бер ротада 20 кеше. Илнар абыегыз, дөрес әйтә, башта бик авыр була, ике ае аеруча. Ашау-эчү белән өзеклекләр бик еш булды инде, сыер савып, сөтен эчкән вакытлар да булды. Кызганычка каршы, тулы бер рота сугыш кырында ятып калды. Яшь вакыт, бик үк аңлап бетермәгәнбездер инде. Хәзер уйландыра. Интернет заманы бит, хезмәттәшләр белән аралашу мөмкинлеге дә бар. Бер-беребезне эзләп таптык, аралашып торабыз. Башкортстаннан бер дустым Сабантуйга кайтып киттте. Булачак солдат өчен иң кирәкле сыйфат - физик әзерлекле булу. Русча бик әйбәт белергә кирәк, башны да эшләтеп, хәйләне дә эшкә җигәргә туры килә. Артта да калмаска, аерылып та тормаска кирәк, - дип уйлыйм диде Илнур абый. "Солдат 25 тапкыр киенгән көенә турникта тартылырга тиеш, тартыла алмасаң, бернинди увольнениегә чыгармыйлар. Армиядә хезмәт итүченең кулы эш белсә, ул кешегә җайлырак. Чәч ала белсәң, рәсем ясасаң, грамоталы итеп яза белсәң, күпкә җиңел. Егетләр, армиягә барудан курыкмагыз. Армия мәктәбен узган кеше тормышка, гомергә икенче итеп карый башлый. Фикерләве үк үзгә, бар нәрсәне икенче күзлектән күрә. Ныгып, тазарып кайтасың. Кызларга да әйтер сүзебез: егетләрегезне армия сафларына озатып каласыз икән, көтеп тә ала белегез! Бу анда егетләргә бик кирәк. Әти-әниең, якыннарың көтеп торганны тою көч өсти, күңел күтәрелеп китә, төшенкелеккә бирелмисең. ..Юк йөрмәмен озак, чит җирләрдә ерак, кайтырмын мин туган ягыма, дип ышанып хезмәт итәсең, - дип теләкләрен белдерделәр элеккеге солдатлар, чын сугышны үз башларыннан кичерүчеләр. Изге җиребезне илбасарлардан саклаган, аның именлеге өчен гомерен кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә "намус", "хәрби бурыч" төшенчәләрен үзләренең тормышларыннан да өстенрәк куйган, яшь гомерләре вакытсыз өзелгән егетләребезнең якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдык бу көнне. Бу кичерешләр миңа да бик авыр тәэсир итте. Кичә барышында бабаем Йосыпов Гарифҗанны (Чишмәле Сап авылыннан) күз алдыма китердем: нәкъ минем яшьтә булган бит ул сугышка киткәндә. Аның турында әнием бик еш сөйли миңа. Туганнан туган абыем Илгизне Чечняга озатырга баруыбызны, аларның автоматлар тотып бер рәткә тезелеп басуларын, автобуска төялеп китүләрен, ул вакытта кечкенә булсам да, бик яхшы хәтерлим. Шул рәвешле әлеге очрашу күп хатирәләрне яңартты. Безгә, яшь буынга, чын-чынлап батырлык дәресе булды. Дөньяда тынычлыктан да изгерәк төшенчәнең юклыгына тагын бер кат инандык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: