Әтнә районының авыл мәчетендә мәчеткә йөрүчеләр тәһарәтханә төзиләр
Күәм авылында яшәүче хәбәрчебез Равил Садриевне без, редакция хезмәткәрләре үзара "Халык корреспонденты" дип атыйбыз. Әледән-әле яңалыклар әйтеп шалтыратып сөендерә ул. Ял көнне өйгә шалтыратып, авыл мәчетендә төзелеш баруы хакында хәбәр итте. Мәчет үзе ачык булса да, биредә эш тукталган, ә төзүчеләр өйлә намазына килгәнче тәһарәтләнергә кайтып киткәннәр булып чыкты. Шушы...
Күәм авылында яшәүче хәбәрчебез Равил Садриевне без, редакция хезмәткәрләре үзара "Халык корреспонденты" дип атыйбыз. Әледән-әле яңалыклар әйтеп шалтыратып сөендерә ул.
Ял көнне өйгә шалтыратып, авыл мәчетендә төзелеш баруы хакында хәбәр итте. Мәчет үзе ачык булса да, биредә эш тукталган, ә төзүчеләр өйлә намазына килгәнче тәһарәтләнергә кайтып киткәннәр булып чыкты. Шушы объектны төзеп чыксалар, бу проблема аларны башка борчымаска тиеш. Чөнки нәкъ менә тәһарәтханә төзергә керешкәннәр. Ә төзүчеләре кемнәр дисезме - әнә шул мәчеткә йөрүчеләр икән. Изге эшкә тотынганнар, ахыры уң булачагына ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев