Әтнә таңы

Әтнә районының Күңгәр балалар бакчасында – карантин

Дуңгыз гриппы белән 5 кеше авырганлыгын хәбәр иткән идек. Бәйрәмнәр аралыгында тагын берничә кешедә шуңа охшаш инфекция табылган. "Өч кешенең анализларын тикшерүгә җибәрдек, расланмыйча төгәлен әйтә алмыйбыз. ОРВИ белән чирләүчеләр азаюга таба бара: 18-25 февральгә кадәрге аралыкта табибларга ОРВИ белән - 11 кеше, "внебольничная пневмония" белән 1 кеше мөрәҗәгать иткән....

Дуңгыз гриппы белән 5 кеше авырганлыгын хәбәр иткән идек. Бәйрәмнәр аралыгында тагын берничә кешедә шуңа охшаш инфекция табылган.

Реклама

"Өч кешенең анализларын тикшерүгә җибәрдек, расланмыйча төгәлен әйтә алмыйбыз. ОРВИ белән чирләүчеләр азаюга таба бара: 18-25 февральгә кадәрге аралыкта табибларга ОРВИ белән - 11 кеше, "внебольничная пневмония" белән 1 кеше мөрәҗәгать иткән. 11-18 февраль аралыгында авыручылар белән чагыштырсак, ул атнада - 19 кеше ОРВИ, 4 кеше "внебольничная пневмония белән табибларга күренергә килгән. Күрсәткечләр кимүгә таба барса да, авыртуның авыр формалары белән чирләүчеләр әле бар, шунлыктан саклану чаралары турында онытмаска кирәк. Больницада карантин дәвам итә, моннан тыш 25 февральдән 2 мартка кадәр Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге карары белән Күңгәр балалар бакчасы да карантинга ябылды; мәктәпләр, калган балалар бакчалары гадәти режимда эшли", - дип хәбәр итте табиб-эпидемиолог Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: