Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районының Күәм авылы да яңа мәдәният йортлы булды

Татарстан Республикасының махсус программасы нигезендә районыбызда чираттагы мәдәният йорты сафка басты.

Бу көнне авыл халкы зарыгып көткән, ачылыш тантанасына килгән халыкның күплеген күреп, шундый нәтиҗә ясадым. Соңыннан эчкә узгач, барысына да залда урын җитмәде хәтта. Мәдәният йортының урыны бик уңайлы булган, алдында үсеп утырган биек чыршыны Яңа ел бәйрәменә дип бизәп тә куйганнар. Шулай да кайберәүләр: "Авылның теге очыннан бирегә кадәр төшәргә бик ерак бит", дип зарланырга өлгерделәр. Ә берише: "Күпме еллар клубсыз көн күрдек. Рәхмәт район хакимиятенә, хөкүмәтебеәгә, ил башлыгына - бу көнне дә күрдек", диеште.

Кызыл тасманы кискәннән соң, символик ачкычны Арча төзелеш оешмасы баш инженеры Раушан Фатыйхов кулыннан мәдәният йортының яңа билгеләнгән директоры Фәрит Борһанов кабул итеп алды. Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренә кушылып, "Бу бина озын гомерле булсын, халыкка озак хезмәт итсен иде", дигән теләктә калыйк.

Хәйдәр ГАРИПОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев