Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районының Күәм мәчетендә: "Саваплы белем алабыз"

Белем гыйбадәттән өстен, ул - диннең төп кисәге. Хәтерлим әле, вузның V курсына якынлашкач, үзебезне тотышлар үзгәрде. Зур эш башкаргандай йөри башладык. Ә дәүләт имтиханнарын тапшырган, диплом яклаган көннәр мәңге хәтердә сакланыр мөгаен...

Бүген исә, ул чордагыдан да дәрәҗәлерәк, бу юлы инде бернинди мөгаенсез һәм гомергә саклана торган белемгә ирешеп ятабыз. Күәм мәчетендә өченче ел белем алабыз. Мөгаллимәбез Рафисә апа җитәкчелегендә изге Коръәни-кәримне укыйбыз. Тырышабыз. Төгәлсезлекләр, хәреф һәм аваз хаталары китсә, Аллаһы Тәгалә үзе кичерсен инде. Коръән-хәтемне кем исеменнән тәмамласак, шул сабакташыбыз өенә чакырып Коръән ашы уздыра. Бу хакта белгән танышым: "Болай аштан ашка йөргәч, сине танып та булмас инде. Тәмам симереп бетәрсең", - дип шаяртты. Тазаруым хакында әйтә алмыйм, анысы Аллаһы Тәгалә кулында. Әмма савабы гаять күп булыр. Безне укырга, язарга өйрәткән мөгаллимебезгә дә, Коръәнне хәтем итүгә өлеш керткән шәкертләргә дә, дигән өметтә мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм