Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында яңартылган мәдәният йорты ачыла

Төзүчеләр тарафыннан түбә, тәрәзә рамнары, керү төркемнәре, ишекләр, санузеллар, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре ремонтланды. Моннан тыш, фасад яңартылган, бизәкләү эшләре башкарылган, бина тирәли отмосткалар торгызылган.

(Казан, 4-нче сентябрь). Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында республика программасы буенча төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылачак. Ремонт эшләренә 12,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл мәдәният йортында ун клуб оешмасы эшли: «Яшьлек» хореография коллективы, «Гөлләр иле» вокал төркеме, «Балачак» театр коллективы, «Гаилә учагы» гаилә клубы, «Асылташ» ветераннар клубы, өстәл уеннары яратучылар клубы, «Бәхетле балачак», «Сандугач» һәм «Кызыксынучылар» вокаль коллективлары, «Конферанс» яшүсмерләр клубы, Олы Мәңгәр халык театры.
Мәдәният йортында шулай ук 10 мең данәдән артык китабы булган Олы Мәңгәр авыл китапханәсе дә бар.
Ачылу бу елның 11 сентябренә планлаштырылган.

Чыганак:https://www.tatar-inform.ru/n

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев