Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Республика көнен бәйрәм итте

Татарстан Республикасы көнен Олы Әтнәдә 29 августта ук каршыладылар. Бәйрәм чаралары төштән соң ук, Суверенитетка багышланган футбол матчларының чираттагылары белән ачылып китте. Көндәшләрен җиңеп, Шашы һәм Затлы командалары финалга чыктылар. Ә 30 август көнне финалда Шашы командасы җиңде, Затлы икенче урынны алды. Өченче урынны Күәм, дүртенче урынны Күңгәр командалары яулады....

Татарстан Республикасы көнен Олы Әтнәдә 29 августта ук каршыладылар. Бәйрәм чаралары төштән соң ук, Суверенитетка багышланган футбол матчларының чираттагылары белән ачылып китте. Көндәшләрен җиңеп, Шашы һәм Затлы командалары финалга чыктылар. Ә 30 август көнне финалда Шашы командасы җиңде, Затлы икенче урынны алды. Өченче урынны Күәм, дүртенче урынны Күңгәр командалары яулады.

Бәйрәм район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм рухын берөзлексез диярлек сибәләп торган яңгыр да сүндерә алмады. Тамашачы - зонт астына, артистлар автобуска ышыкланып булса да, бәйрәмне дәвам иттеләр. Аңа кадәр "Президент белән бергә" хәрәкәте теләүчеләрдән ГТО нормалары кабул итте. Яшьләр эше, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Камил Сираҗиев белән Азат Хәйретдинов гер күтәрүдә бик уңышлы чыгыш ясадылар. Ә бәйрәмгә әйләнеп кайтсак, бу көн бик күпләрнең күңелендә озак сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев