Әтнә таңы

Әтнә үрнәк... – республика газетасы яза

Салымы - безгә, әҗере - инвесторга Тирә-күрше төбәкләрдә яшәүчеләр белән аралашканда, бездәге хәлләргә соклануларын яшермиләр. Әйтүләренчә, Татарстан чиген узу белән җирләрнең яхшы итеп сөрелгән, фермаларның терлек-туар белән тулы булуы күзгә ташлана. Җирнең кадере кимесә дә, бәясе арта Моның шулай икәнен үземә дә еш күрергә туры килә. Һәрхәлдә, озак еллар эшкәртелмәү...

Салымы - безгә, әҗере - инвесторга

Тирә-күрше төбәкләрдә яшәүчеләр белән аралашканда, бездәге хәлләргә соклануларын яшермиләр. Әйтүләренчә, Татарстан чиген узу белән җирләрнең яхшы итеп сөрелгән, фермаларның терлек-туар белән тулы булуы күзгә ташлана.

Җирнең кадере кимесә дә, бәясе арта

Моның шулай икәнен үземә дә еш күрергә туры килә. Һәрхәлдә, озак еллар эшкәртелмәү нәтиҗәсендә агач үсә башлаган болын-кырлар - республикада сирәк күренеш. Бигрәк тә Актаныш, Балтач, Әтнә, Саба, Арча һәм башка кайбер район кырларына барып чыксаң, биредә җирне чын күңелдән яратучы игенчеләр яшәвен күреп, күңел сөенә.

Реклама

Кызганыч, республиканың барлык районнары турында да алай әйтеп булмый әле. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, Алабуга районында файдаланылмый яткан җирнең мәйданы 6 мең гектардан артып китә. Ташландык хәлгә килеп баручы сөрү җиренең күләме Югары Осланда - 5800, Питрәчтә - 5600, Әгерҗедә 5400 гектар тәшкил итә. Татарстан буенча алганда, озак еллар дәвамында файдаланылмый ятучы җирләр 50 мең гектардан артып китә, ди белгечләр. Авылда яшәүчеләргә пай җире бирелгәннән соң, озак еллар узса да, җирне үзеңә рәсмиләштерү, межалау, ягъни чикләрен билгеләү, арендага бирү, килешүдә каралган әҗерен алу һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча аңлашылмаучанлык чыга тора. Межалаган өчен... меңнәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, ил буенча озак еллар буе эшкәртелмәгән җир мәйданы 50 миллион гектардан артып китә. Шуның 40 миллион гектарын һич икеләнмичә ташландык җирләр рәтенә кертеп була. Алда әйтелгәнчә, Татарстанда да ятим җирләр дистәләрчә мең гектар белән исәпләнә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары, ТР Кадастр палатасы, "Россельхознадзор", башка төрле оешмалар тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән тиешенчә файдалану буенча шактый чаралар да үткәрелә үзе. Нәтиҗәләр дә юк түгел. Әйтик, уртак тырышлык белән узган ел дәвамында гына да хуҗалыкларда сөрү әйләнешеннән төшеп калган 26 мең гектардан артык җир яңадан "сафка бастырылган". Әмма урыннардан алынган хат-хәбәрләргә караганда, пай җирен бүлеп алу, крестьян-фермер хуҗалыкларына җир бирү, җирне рәсмиләштерүгә кагылышлы проблемалар да шактый әле. Файдаланыла торган сөрү җирен хосусыйлаштырган крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләргә кагылышлы тагын бер яңалык - ул да булса, җирен межалаган өчен тотылган чыгымнар дәүләт тарафыннан кайтарылып биреләчәк. Бу кадәресе дә аз акча түгел: гектарына - 560 сум. Шуның 392 сумы - федераль бюджеттан, 168 сумы республика бюджетыннан бирелә. Әлеге төр субсидияне алыр өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итү кирәк. Законга каршы барып булмый Апас районы Чирмешән авылында яшәүче Иршат ага Касыймов редакциягә барлык авылдашлары мәнфәгатен кайгыртып шалтырата. Районның башка авылларында яшәүчеләр дә аптырашта, ди ул. Хикмәт шунда: аларның пай җиреннән баштарак "Татфондбанк", соңгы елларда "Ак Барс" холдинг компаниясе файдалана. Әлеге холдингка керүче "Свияга" хуҗалыгы пай җире иясенең теләген исәпкә алып, килешүдә каралган күләмдә моңарчы ашлык, печән, он яки башка төр продуктлар биреп барган. Быел бирелгән ашлыкның сыйфаты гына начар иде, ди Иршат ага. Тик моң-зары аның өчен түгел. Соңгы айларда салым инспекциясеннән төрле кисәтүләр килә башлагач, авыл халкы куркып калган. Моңарчы пай җире өчен салымны да үзе түләп барган инвестор, ни сәбәпледер, 2015 ел өчен салымны түләргә теләми икән. "Бу законлымы?" -дип кызыксына Иршат ага.

Хәлне ачыклау өчен Апас районы "Свияга" хуҗалыгы җитәкчесе Марат Хәсәнов белән элемтәгә кердек. Марат Мансур улы әйтүенчә, пай җире хуҗасы белән үзара килешү нигезендә, хуҗалык үз өстенә алган бурычны ел саен үтәп барган. Әйтик, 1 пайга уртача 5,2 гектар җир туры килә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча, 1 гектар җирдән файдаланган өчен хуҗалык 500 сум, ягъни пай иясенә якынча 3500 сум түләп барган. Апас районы буенча 1 гектар сөрү җиренең кадастр бәясе 70-80 сум булганда, пай иясе елына 370-400 сум салым түләргә бурычлы. Әлеге сумманы хуҗалык моңарчы үзе түләгән. Ә инде түләнгән хакны килешүдә каралган акчадан тотып калган. Бу кадәресе исә ел саен диярлек салым инспекциясе белән ике арада төрле буталчык һәм аңлашылмаучанлык килеп чыгуга китергән. Хикмәт шунда: Россия Федерациясенең Салым турында законының 388 маддәсе, 31 бүлегендә ассызыкланганча, җир салымын җир хуҗасы, бу очракта пай иясе үзе түләргә тиеш. Шуңа күрә 2015 елгы җир салымын пай иясенә турыдан-туры түләргә туры килә, ди Марат Мансур улы. Миңа калса, пай җиреннән кем файдалана, салымын да шул түләргә тиеш. Тик моның өчен законны үзгәртү кирәктер шул.

/Камил Сәгъдәтшин/

("Ватаным Татарстан", /№ 172, 14.11.2015/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: