Әтнә таңы

Әтнә сабантуе батырлары

Яраталар бездә милли көрәшне, әллә өйрәтүчеләре яхшы, әллә нәселдәнлек үзенекен итә. Шунысы сөендерә, олыларга лаеклы алмаш килә. Сабантуй да күрсәтте моны. Елның-елында мәйдан башлану белән уеннар белән беррәттән президиум каршында яшүсмерләр көрәшен башлап җибәрәләр. Быел да шулай булды. Динар Зиннәтуллин судьялык итте. Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов бәяләп, халыкка...

Реклама

Яраталар бездә милли көрәшне, әллә өйрәтүчеләре яхшы, әллә нәселдәнлек үзенекен итә. Шунысы сөендерә, олыларга лаеклы алмаш килә. Сабантуй да күрсәтте моны.

Елның-елында мәйдан башлану белән уеннар белән беррәттән президиум каршында яшүсмерләр көрәшен башлап җибәрәләр. Быел да шулай булды. Динар Зиннәтуллин судьялык итте.
Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов бәяләп, халыкка җиткереп торды. Уен да карады халык, көрәшчеләрне дә күзәтте. Олыларның: "Ах, молодец, чиста салды",- дигәннәре генә ишетелеп торды. Менә шулай чиста, татар көрәшенең милли кагыйдәләренә туры китереп көч сынашты батырлар. Җиңүчеләрне дә беләсегез киләдер.

40 килограммлы үлчәүдә:

Мортазин Раиф (Ташчишмә) - I урын,
Хәкимов Тәбрис (Күәм) - II урын,
Һадиев Рүзәл ( Мокшы) - III урын.

50 килограммлы үлчәүдә:

Хәйретдинов Радик (Казан) - I,
Хәкимов Рүзәл (Бәрәзә) -II,
Бәширов Булат (Шашы)- III

60 килограммлы үлчәүдә

Муллагалиев Ислам (Күәм)-I,
Сабиров Ильмир (Олы Мәңгәр) -II,
Сираҗиев Нуршат(Күәм) - III.

60 килограммнан югары үлчәүдә:

Һадиев Илфат (Шашы) - I,
Холмурадов Фаррух (Күәм) - II,
Хисмәтуллин Илшат (Олы Әтнә) - III.

65 килограммнан югары үлчәүдә:

Хаҗиев Камил (Мокшы)- I,
Сираҗиев Илмир (Олы Әтнә) -II,
Сөнгатов Илнар (Арча) - III.

75 килограммлы үлчәүдә:

Шәрәфиев Радик (Шашы) - I,
Хәйруллин Зөлфәт (Кенәр) - II,
Хисмәтуллин Илназ ( Олы Мәңгәр) - III.

80 килограммнан югары үлчәүдә:

Мөхәммәтшин Ирек (Олы Мәңгәр)- I,
Җамалиев Илназ ( Ары)-II,
Фомин Альберт (Күшәр) - III.

85 килограммлы үлчәүдә:

Хәйдәров Каюм (Югары Көек) - I,
Гарифуллин Рафис (Биектау)- II,
Рәхмәтуллин Равил (Өҗем) -III.

Абсолют батыр - Ирек Мөхәммәтшин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: