Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сабыйлары юл кагыйдәләрен өйрәнә

Әтнә балалар бакчалары тәрбиячеләре юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча занятиеләр үткәрә.

Шундый занятиеләр Бәрәзә, Күәм, Күлле Киме, Дусым, Олы Мәңгәр, Яңа Әтнә, Бәрәскә балалар бакчаларында узды инде. Сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бик зур эш эшләнгән. Чыннан да, бүген әлеге кагыйдәләрне кечкенәдән өйрәтү актуальләшеп бара. Авыл җирендә яшәсәк тә, кеше саен машина, кагыйдәне белү өлкәннәр өчен генә түгел, балаларга да кирәк. Күәм балалар бакчасында Римма Шиһабетдинова, Найләт Шәрифуллина һәм Гөлнар Фазылҗанова занятиеләр күрсәтте. Кызлар әлеге шөгыльгә бик җитди карап әзерләнгәннәр. Ярдәмгә Кызыл Калфакны да, ЮХИДИ хезмәткәрен дә, зебраны да, һәм хәтта Кыш бабайны да чакырганнар. Дусымнан тәрбияче Ләйсән Хәнәфиева "Велосипед - минем дустым" дигән темага әзерләнгән. Балалар җырладылар, уен уйнадылар. Олы Мәңгәрдән Гүзәл Гарифҗанова, Яңа Әтнәдән Кәдрия Зарипова, Бәрәскәдән Алсу Шәрәфиева белән Рузия Яруллиналарның әзерләгән эшчәнлекләре дә күңелгә охшаш булды. Алда әйтеп үткән һәм бүтән балалар бакчаларында узган занятиеләр турында газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев