Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сабыйларын тыңласаң...

Олы Мәңгәр балалар бакчасына төрле елларда йөргән нәниләр тарафыннан әйтелгән мәзәк сүзләрне тәрбияче Гүзәл Гарифҗанова язып алган. Бакчада "Ана теле" шөгыле бара. Тәрбияче балалардан : " Көзнең нинди билгеләре бар?Көз икәнен каян беләсез?- дип сорый. Балалар кечкенә, тартыналар. Тәрбияче үзе артыннан кабатлата башлый. Чират Альфирга (3яшь)җитә. Ул сорауга:" Алла бабай...

Олы Мәңгәр балалар бакчасына төрле елларда йөргән нәниләр тарафыннан әйтелгән мәзәк сүзләрне тәрбияче Гүзәл Гарифҗанова язып алган.

Бакчада "Ана теле" шөгыле бара. Тәрбияче балалардан : " Көзнең нинди билгеләре бар?Көз икәнен каян беләсез?- дип сорый. Балалар кечкенә, тартыналар. Тәрбияче үзе артыннан кабатлата башлый. Чират Альфирга (3яшь)җитә. Ул сорауга:" Алла бабай көз җиткәнне үзе белдерә инде ул", - дип куя. Югалып калмый...

Камилә (1,2 яшь) әнисенең иңенә утырып бакчага килә, егылып китмәс өчен, әнисенең чәченә ябышкан. Әнисе: " Камилә, җибәр инде чәчемне, башым бик авырта бит", - ди. Камилә: " Мин җибәрер идем дә, җибәргәч син егыласың ич", - ди.

Илназ әтисе белән әңгәмә корып утыра. - Мин , әти, хәзер малай инде. Ә зур үскәч мин кем булам? Ир кеше буламмы, хатын - кызмы? Әти кеше берни әйтә алмыйча, аптырап кала.

Камиләнең (2,2 яшь) апасы Алинә, Азат географиядән карта өйрәнәләр. "Ямайка" темасы буенча дәрес хәзерлиләр. Камилә апаларын тыңлап торганнан соң," Шул майканы да белмиләр инде", - дип куя.

Бакча мөдире Лилия апа үзенең оныгын бакчага алып килә. Группадаш балалар яңа бала белән уйныйлар. Марат : " Апа, син аның әнисеме?"- дип сорый. Лилия апа: "Юк, әбисе",- ди. Марат :" Әбиләр эшкә бармый инде ул", - дип әйтеп сала.

Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә: - Ашамый, эчми, көне- төне йөри. Инсаф уйлап тора - тора да, "пиво эчкән кеше" . - ди.

Искәндәрнең (2 яшь) теле ачылып килә. Бик сорагач , апа "Уңыш" бәйрәменә хәзерләнгән чорда аңа да шигырь бирә. Шигырьдә "Мин ипи ашыйм" дигән сүзләр бар. Искәндәр апа артыннан "ашыйм" сүзен кабатлап әйтә алмыйча тора- тора да: - Әм итәм, - дип куя.

Илсафка яңа итекләр алганнар. Прогулкага чыккач ул итеген күрсәтеп, балаларга мактана, чабып та күрсәтә, "күрдегезме, минем итек ничек кызу чаба", -ди.

"Уңыш" бәйрәменә хәзерләнәбез. Шигырләр кабатлыйбыз. Җәй көне генә йөри башлаган Риназ шигырен өйрәнеп беткән, ләкин сөйләргә ояла, пышылдап апага гына сөйли. Апа: " Риназ, кычкырып сөйлә инде, балалар да ишетсен. Тавышыңны күтәр әзрәк", - ди. Риназ : " Тавыш өйгә кайткач кычкырып сөйләргә кирәк", - ди.

Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөрибез. Апа иртән килгән балалардан: " Шигырләрегезне ятладыгызмы?"- дип сорый. Нәфкать: " Шигырне ятлап булмады, әни пыр туздырып әтинең кәгазен эзләде", - ди.

Камилә ( 2,7 яшь) өйдә телевизорны боргалый. Әнисе моны күреп ачулана. Камилә: " Әни, синең берәр барып кайтасы җирең юкмы соң?"- дип әйтеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев