Әтнә таңы

“Әтнә сандугачы-2014” сәләтлеләрне җыйды

Хәтерем ялгышмаса, әлеге бәйге соңгы берничә елда югалып торган иде.

"Әтнә сандугачы" бәйгесенең узуы хакында хәбәр иткән идек. 15 гыйнвар көнне I туры узып та китте. Бәйгедә катнашырга 110нан артык кеше гариза биреп, районыбызның барлык авылларыннан диярлек чыгыш ясаучылар булды. Бәйгегә килгәндә, әзерләнү өчен вакыт аралыгы азрак булса да, теләге булган һәркем көченнән килгәнчә әзерләнгән бәйгегә. Шуңа да жюри әгъзаларының иләге аша узып, I турдан төшеп калучыларга да "молодцы, тырышкансыз", диясем килә. Киемнәрен дә тапканнар, җырын да әзерләгәннәр. Гармунга кушылып та җырлаучылар булды. Гомумән, араларында беренче генә сәхнәгә аяк басучылар да, инде чаларган, җырчы һөнәренең шикәр түгеллеген аңлаучылар да бар иде. Шуңадамы җюри әгъзалары андыйлардан күбрәкне өмет итте.
Ә менә II турга сайлап алганда, I төркемдә кергән 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге барлык балаларга да кабат чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр. "Һәркайсы сөйкемлеләр, тагын бер кат сәхнәгә чыгып үзләрен сынап карасыннар", - диде мәртәбәле жюри әгъзасы Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Рөстәм Закиров. Жюри составының фикер алушуында үзем дә катнаштым. Шунысын әйтә алам, биредә бернинди хәрәмләшү дә булмады. Чыгыш ясаучыларның һәркайсын аерым күзаллап, әти-әнисенең кемлеген дә искә алмый "талант" бизмәненә салып карадылар. II турга узган 62 катнашучыга кабат шушы бизмән аша узасы була. 21 гыйнвар көнне үтәчәк бәйгедә алар татар халык җырларын башкарырга тиеш булалар. "Әтнә сандугачы-2014" район җыр бәйгесе яңадан-яңа талантларны ачарга ярдәм итәр дип ышанам. Бәйге хакында тагын язылачак әле.

II турга узучылар исемлеге.

  1. төркем

1.Сиразиев Дияз Ильясович

2.Сабирзянова Лилия

3.Хөснетдинов Илназ

4.Сибагатуллина Илзия

5.Сабирзянов Фәнил

6.Сибагатуллина Азалия

7.Хайруллина Зөхрә

8.Мухаметзянова Исламия

9.Ахметзянов Салават

10.Шигапова Айзилә

Реклама

11.Магсумова Илзирә

12.Хакимов Илнар

13.Шарипов Дәниф

  1. төркем

1.Камалиева Дилә

2.Саляхова Зилә

3.Шарафиев Радик

4.Хамидуллина Әдилә

5.Галимзянова Алсу

6.Хуснутдинова Гөлия
7.Салахутдинова Дилә
8.Хабибуллин Фәннүр
9.Сафаргалиева Лилия
10.Фәйзрахманов Рәдис
11.Хөснетдинова Назгөл
12.Галиева Ралинә
13.Хисматуллина Зөхрә
14.Абдуллина Энҗе
15.Дуэт: Мухаметшина Зәлия, Шигапова Айзилә
16.Дуэт: Валиева Алинә, Гайнетдинова Сиринә
17.Мортазина Назгөл
18.Сафаров Фаил
19.Якупова Зилә
20.Ахмадуллина Айсылу
21.Гарипов Илнур

3 төркем
1.Хусаинов Дамир
2.Шарипов Ришат
3.Нуриев Илназ
4.Гайфуллина Энҗе
5.Ансамбль: Самигуллина Әдилә, Василова Зөлфия, Галиева Алия, Халилова Айсылу, Самигуллина Рамилә.
6.Каюмов Рамил
7.Заппарова Алия
8.Гайнетдинова Рәзилә
9.Гыйбадуллин Алмаз
10.Шарафиева Ралия
11.Гиниятуллина Динә
12.Дуэт Динә-Ралия
13.Яруллин Салават

4 төркем
1.Шәрәфиева Алсу
2.Корбанова Зөлфия
3.Сафин Фердинант
4.Латыпова Рәмлә
5.Салихова Әминә
6.Гиззатуллин Мәсгут
7.Гайфуллина Филсинә
8.Хөснетдинов Равил
9.Сафина Фирая
10.Сиразиева Гөлүзә
11.Шакирова Ясминә
12.Шарипова Саяра
13.Ахмадуллина Гөлсинә
14.Халикова Гөлнара
15.Галимова Илмира


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: