Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә сандугачы" җыр бәйгесенең икенче туры үтте

"Әтнә сандугачы" бәйгесенең икенче турында барысы 58 кеше катнашты. Аларның күбрәк халык җырларын сайлаулары һәм милли киемнәрдән булулары шарт итеп куелган иде. Катнашучылар әлеге шартларны үтәүгә иреште дә. Җюри да мәртәбәле иде. Әлеге бәйгене бәяләү өчен Казаннан махсус кунаклар да чакырылган. "Ак калфак" татар хатын кызлары берләшмәсе җитәкчесе Кәдрия Идрисова,...

"Әтнә сандугачы" бәйгесенең икенче турында барысы 58 кеше катнашты. Аларның күбрәк халык җырларын сайлаулары һәм милли киемнәрдән булулары шарт итеп куелган иде. Катнашучылар әлеге шартларны үтәүгә иреште дә. Җюри да мәртәбәле иде. Әлеге бәйгене бәяләү өчен Казаннан махсус кунаклар да чакырылган. "Ак калфак" татар хатын кызлары берләшмәсе җитәкчесе Кәдрия Идрисова, фольклорчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров, танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров белән бергә мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов, сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина, Әтнә дәүләт драма театры артисты, автор башкаручы Реваль Хисмәтуллин һәм җырчы Руслан Галимуллин - катнашучыларның башкару осталыгын әнә шулар билгеләде. Бу көнне сәхнәдә иң күп яңгыраган җырлар - татар халык җырлары булды. Бу уң-айдан Кәдрия Идрисова да :" Бәйге иң беренче Әтнәдә башланып китте. Сабыйлардан башлап урта яшьтәгеләрнең дә катнашуы бик куандыра. Халык җырларын, милли бизәкләрне сайлаулары, үзенчәлекле итеп башкарулары уңай тәэсир калдырды. 58 катнашучыдан без барысы 44 халык җырын ишеттек. Бу бер Әтнә өчен бик зур сан. Димәк, Әтнә халык белән бергә яши. Барыгызга да афәрин!"- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев