Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә сандугачы" үзенә җыя

Затлы сәхнәләрдә үзебезнең егет-кызлар җырлаганын күргәч, җанга сихәт иңә. Чөнки, үзебезнекеләр! Әтнәләр!

Аннан да бигрәк, күңелне горурлык хисе били: үзебез күтәргәннәр. Иң кыйммәте: берсе дә шушы туфрактан, шушы җирлектән чыкканын онытмый. Руслан, Зөлфәт, Азат...күп алар. "Әтнә сандугачы" бәйгесенең хәер-фатихасы белән күтәрелгәннәр.
Җыр сөючеләр! Сезне шатландырырга ашыгабыз: 2014нең "Әтнә сандугачы" сезне үзенә чакыра. Катнашырга теләге булганнар гаризаларны 10нчы гыйнварга кадәр бирә ала. Бәйгенең беренче туры - 15 гыйнварда. Нинди җырлар сайларга, ничә җыр башкарырга һәм бәйгенең башка үзенчәлекләре хакында Руслан Галимуллин белән булган әңгәмәбездән белерсез. Болар барысы да быелгы елгы "Әтнә таңы" газетасының беренче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев