Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сатып алучысы хокуларын беләме

Дәүләталкогольинспекциясенең Арча территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан район үзәгендәге шәхси эшмәкәр Г.Зарипованың кәрәзле телеефоннар сату салонында сатучылар өчен семинар, Күңгәр урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара уздырдылар. Әлеге чараларның максаты булып, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны киметү һәм дә халык арасында кулланучылар хокукларына кагылышлы сорауларда...

Дәүләталкогольинспекциясенең Арча территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан район үзәгендәге шәхси эшмәкәр Г.Зарипованың кәрәзле телеефоннар сату салонында сатучылар өчен семинар, Күңгәр урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара уздырдылар. Әлеге чараларның максаты булып, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны киметү һәм дә халык арасында кулланучылар хокукларына кагылышлы сорауларда белемнәрен үстерү тора.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Мобиль элемтә хезмәте күрсәтүдә кулланучылар хокукларын яклау!" дигән девиз астында уза. Шул уңайдан укучыларга техника-катлаулы товарлар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге һәм дә сыйфатсыз техниканы алыштырырга мөмкинме, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк кебек мәгълүматлар җиткерелде.
Сатучыларга арасында узган семинарда сатып алучы белән сатучы арасында низаг килеп чыкса, ул чакта үзеңне ничек дөрес итеп тотарга, үзеңнең хокукларынны белү кебек сорауларга җаваплар эзләнде.
Чаралар ахырында сатып алучылар арасында анкета үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев