Әтнә таңы

Әтнә сайлаучылары актив

Әтнә сайлаучылары актив РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйсы бүгенге 18 нче сентябрь иртәсен Әтнә халкы көтеп алды. Район үзәгенең Олы Әтнә мәктәбендә урнашкан- 997нче, техникум бинасындагы 998 нче сайлау участокларына килгән, бәйрәмчә киенгән, күтәренке күңелле сайлаучыларга карагач, нәкъ менә шулай уйлыйсың. Гаиләләре белән бергәләп, парлап килүчеләр дә шактый.Бәйрәмчә музыка уйнап...

Әтнә сайлаучылары актив РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйсы бүгенге 18 нче сентябрь иртәсен Әтнә халкы көтеп алды.

Район үзәгенең Олы Әтнә мәктәбендә урнашкан- 997нче, техникум бинасындагы 998 нче сайлау участокларына килгән, бәйрәмчә киенгән, күтәренке күңелле сайлаучыларга карагач, нәкъ менә шулай уйлыйсың. Гаиләләре белән бергәләп, парлап килүчеләр дә шактый.Бәйрәмчә музыка уйнап торган һәр ике участокта да һәркем үзенең гражданлык позициясен күрсәтергә, үтәргә ашыга, район халкының берсе дә дә битараф түгел. Сайлаучылар өчен бүген районыбызда 25 сайлау участогы эшли, һәм алар барысы да иртәнге сәгать 8,00дә берүк вакытта ачылып сайлаучыларын кабул иттеләр.

Аларның һәрберсендә дә сайлаучылар өчен уңай шартлар тудырылган, күбесендә - мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары, ә Күәм сайлау участогында хәтта коймагы да бар. Комиссия әгъзалары да килүчеләрне елмаеп каршы алалар, кеше күпләп килсә дә, ыгы-зыгы күренми. Һәр сайлаучы үзенең ничәнче икәнен һәм кемгә барасын белә, монысы - агитаторларыбызның намус белән эшләүләре нәтиҗәсе. Районыбызның 5 сайлау участогында - Дусым, Кышлау, Иске Өҗем, Яңа Шашы, Бәхтияр авылларында исә электрон тавыш бирү уза. Әлеге яңалыкны да райондашлар уңай кабул иттеләр, бу участоклардагы һәр сайлаучы үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген белә.

Шунысы сөендерә, үзенең гражданлык бурычларын үтәүчеләр арасында беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар. Унсигез яше тулган 168 райондашыбыз зур дулкынлану белән сайлау комиссиясе каршына килеп баса бүген. Район үзәгендә шундый 41 яшь сайлаучы бар. Башка авылларда да 18 яшьлекләр җитәрлек, ә менә Югары Сәрдә авылында 18 яше тулган Мөхетдинов Тәбрис берүзе булып чыкты. Үзенә күрә бер җаваплылык хисе тоя ул да бүген, чөнки һәркемнең үз гражданлык позициясе булырга тиеш дип саный.

Яшьләребезнең һәркайсы шул фикердә, алар безнең һәрчак актив, барырлар да сайларлар да, районыбызның Бәрәзә авылында яшәүче 97 яшьлек Хәсәнова Разия әби, 96 яшьлек- Әйшияз авылында яшәүче Габделхаков Габделәхәт бабай, Түбән Көек авылында гомер итүче Гобәйдуллина Мәрьям, Кәримуллина Фатыйма әбиләр дә бүгенге сайлауларда үз тавышларын бирергә телиләр, "Аллага шөкер, бүгенге тормышыбыздан без канәгать кунак кебек яшибез, үзебездән дә өлеш кертәсебез килә", - диләр алар. Аларга һәм алардан яшьрәкләр, сайлауга үз аягында бара алмаучы 90-80 яшьлекләр, больницада дәваланучылар өчен һәр сайлау участогында, махсус тартмалар алып, өйләргә барып сайлату группалары эшли.

Реклама

Күңел үзгә бер рәхәтлек, горурлык кичерә. Татарстанның кечкенә генә бер өлешен алып торган Әтнә халкы РФ Дәүләт Думасы өчен депутатлар сайлый. Алдагы яшәешебезнең ничек булачагы бездән дә, ун меңнән артык Әтнә сайлаучысыннан да тора бүген. Сынатмаска иде!

Олы Әтнә авылыннан Камаловлар гаиләләре белән сайлауга килгәннәр.

- Бергә-бергә күңелле, кәефләребеә күтәренке, ди алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: