Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сенажы артканнан-арта

Авыл хуҗалыгы идарәсенең 7 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, күпьеллыклардан шактый күп күләмдә сенаж салынды, печән әзерләнде. Татарстанда иң зур күрсәткечләрнең берсе безнең районга туры килә.

Барысы күпме мәйдан биләвен язып тормыйбыз, анысы хезмәт, үзара ярыш дәрте тудыруга этәргеч булып торсын. Ә менә 5804 гектарда чабып алганны әйтү урынлы булыр. Монда сенаж салу һәм печән әзерләүдән тыш "зеленый корм" өлеше дә бар. Анысына 117 гектардан 738 тонна яшел масса чабып алынган.

Әлбәттә, люцернаны иртә, чәчәк атканчы ук сенажга салу бик кыен. Чөнки дымны тиешенчә генә сакларга кирәк. Әмма шуны онытмыйк, бу сенажның энергиясе югары була. "Тукай" чокырга салып, каплап та куйды инде. 7 июнь көнне "Шахтер" да яба.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче, дүртенче - 7 июньгә күпьеллыклардан сенаж һәм печән өчен чабып алган мәйданнар (гектарларда), өченче һәм бишенче - шул ук көнгә салган сенаж һәм әзерләгән печән (тонналарда)

Дусым - - 194 55

Күңгәр 130 453 - -

Күшәр 270 1050 140 100

Ленин 812 2210 260 109

Таң 626 1850 70 120

Мәңгәр 586 1220 100 -

Шахтер 1017 2100 202 67

Уңыш - - - -

Тукай 1197 2900 83 76

Районда 4638 11783 1049 527

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев