Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шагыйреннән күчтәнәч

Канатларым минем шигыр ьләр Ник бу җанга тынгы табып булмый? Йокы кертми кайчак күзләргә... Хәтирәләр калкып чыга таштай, Кар яуса да инде эзләргә... Ник бу йөрәк шулай сызлана соң? Көнем белән бутап төннәрен... Акыл белән хәтер көрәшәләр, Эх, аңласам икән телләрен... Язмыш микән,әллә ялгыш микән? Мең сорауга туа мең җавап......

Канатларым минем шигыр ьләр

Ник бу җанга тынгы табып булмый?
Йокы кертми кайчак күзләргә...
Хәтирәләр калкып чыга таштай,
Кар яуса да инде эзләргә...

Ник бу йөрәк шулай сызлана соң?
Көнем белән бутап төннәрен...
Акыл белән хәтер көрәшәләр,
Эх, аңласам икән телләрен...

Язмыш микән,әллә ялгыш микән?
Мең сорауга туа мең җавап...
Булса ялгышларым-кичер ходам,
Бирсәң гомер кылам гел савап...
(Азат Хакимзянов...03.11.2015г)

Азга гына сине күрми торсам,
Син җитмисең минем җаныма...
Йолдызлардан юллар сибәрмен дә,
Мин килермен синең яныңа...

Син җитмисең җанга,синең назың,
Җылы кочак,кайнар иреннәр...
Күрми торсам сине,караңгы төн,
Йөрәгемне меңгә телемләр...

Назлы карашларың җитми кебек,
Күзем йомып алган арада...
Сагыну хисе,тик мизгелгә генә,
Керә күрсен безнең арага...

Йолдызларның серле яктылыгы,
Айлы төндә тарта үзенә...
Ышанырсың микән,сиңа карап,
-Бик сагындым!!!-дигән сүземә...
(Азат Хакимзянов...01.11.2015г)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев