Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шагыйрәсе ятимнәргә багышлап

Кайбер чакларда әллә-кайчан язылган шигырьләремне эзләп табам да...уйлап куям: матур булган бу ...бер сабыйга атап язган идем бу шигыремне.Кызганыч, ятимнәр күп шул.... Ятим булып тумадык. ********************** Синсез калдык әти бу тормышта Ничә язлар килеп киттеләр... Ә күзләрем хаман тәрәзләрдә Елый-елый сине көттеләр. Абыем да сине бик юксына Еламый ул...миңа күрсәтми,...

Кайбер чакларда әллә-кайчан язылган шигырьләремне эзләп табам да...уйлап куям: матур булган бу ...бер сабыйга атап язган идем бу шигыремне.Кызганыч, ятимнәр күп шул....

Ятим булып тумадык.
**********************
Синсез калдык әти бу тормышта
Ничә язлар килеп киттеләр...
Ә күзләрем хаман тәрәзләрдә
Елый-елый сине көттеләр.
Абыем да сине бик юксына
Еламый ул...миңа күрсәтми,
Ятим итеп безне мәңгелеккә
Нигә ташлап киттең соң Әти?!
Әтиләре бар бит башкаларның
Әтиләрен алар кочалар,
Кызым,улым, диеп көлә-көлә
Аларны илтәләр бакчага.
Мин дә телим синең терелүне
Кызым,диеп тик бер дәш әле!
Бигрәк авыр икән әти җаным
Ятим калып,синсез яшәве.
Нинди гөнаһ кылдык икән җирдә
Сине бездән тартып алырлык???
Абый белән җирне тырный-тырный,
Әти кайт!,дип сиңа ялындык...
Менә тагын җиргә кышлар килә,
Тагын бер ел синсез узылды,
Ничек сабыр итеп узырга соң,
Әтисезләр узар бу юлны.
Сагынуым күңелемне ертып,
Җаннарыма сыймый сызлана,
,,Әтием,дип ,,Әнием,,дип кочып,
Тигезлектә үссен һәр бала!( Г.Шигапова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев