Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шагыйрәсенең теләге кабул булды

Арлы-бирле базар буйлап чабам - Кем алдана, алдый кайсыгыз? Кипкән иреннәрем пышылдыйлар: Тик бер тамчы яңгыр сатыгыз?! Базар уртасында - бар да сатлык, Арзан монда йөрәк хисләре. Нинди алтыннарга алыштырыйм Яңгыр яуган җәйге кичләрне? Шыбыр-шыбыр түбәләргә каккан, Тәрәзләргә чирткән тамчылар... Тансык икән хәтта куркулар да Яшен яшьнәгәндә камчылап. Дөнья -...

Арлы-бирле базар буйлап чабам -
Кем алдана, алдый кайсыгыз?
Кипкән иреннәрем пышылдыйлар:
Тик бер тамчы яңгыр сатыгыз?!

Базар уртасында - бар да сатлык,
Арзан монда йөрәк хисләре.
Нинди алтыннарга алыштырыйм
Яңгыр яуган җәйге кичләрне?

Шыбыр-шыбыр түбәләргә каккан,
Тәрәзләргә чирткән тамчылар...
Тансык икән хәтта куркулар да
Яшен яшьнәгәндә камчылап.

Дөнья - базар. Дөнья бүген кайный,
Кайнаган күк миләр эсседән.
Бары тамчы, бары тик бер яңгыр
Килер икән кемнең көченнән?

Без ул, диеп күкрәк суга-суга,
Пәри туе ярсый илереп.
Кипкән иреннәрем дога укый...
Яңгыр көтәм. Күк
тән... Тилмереп...

Ходай рәхмәте, Әтнәдә бүгенгә каршы төндә яңгыр явып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев