Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары Ашытбаштан кайтты

Арчаның Ашытбаш мәктәбендә "Төньяк балкышы" исемле чираттагы ачык беренчелек үткәрелде. Биредә хуҗалардан тыш, Балтач һәм Әтнә командалары да катнашты. Кызганыч, күрше Мари иле шахматчылары килә алмады. Шахматчылар 6 төркемдә ярыштылар. Безнекеләрнең чыгышын уңышлы дип атарга нигез бар. Үзегез күзаллагыз. 1-4 сыйныфта укучы малайлар арасында безнең Самат Шәрәфиев - 2, Ислам...

Арчаның Ашытбаш мәктәбендә "Төньяк балкышы" исемле чираттагы ачык беренчелек үткәрелде. Биредә хуҗалардан тыш, Балтач һәм Әтнә командалары да катнашты. Кызганыч, күрше Мари иле шахматчылары килә алмады. Шахматчылар 6 төркемдә ярыштылар.

Безнекеләрнең чыгышын уңышлы дип атарга нигез бар. Үзегез күзаллагыз.

1-4 сыйныфта укучы малайлар арасында безнең Самат Шәрәфиев - 2, Ислам Мөхәмәдҗанов 3 урын яулады. Шул ук яшь төркемендә кызлар арасында Азалия Мифтахова 1 урын алды.

5-6 сыйныф укучылары арасында кызлардан Азалия Әхмәтова 2 урын алды, ә малайлардан яше җитмәсә дә Камил Кәримов яхшы чыгыш ясап, 4 урын яулады.

7-9 сыйныф кызлары арасында 2 сыйныфта укучы Исламия Мөхәмәдҗанова 6 мөмкинлектән 4 балл туплап шаккатырды. Шушы ук яшь төркемендәге малайлар арасында 4 сыйныфта укучы Алмаз Бадиков 1 урын алды.

Афәрин тренер Раил Шакировка! Афәрин яшь шахмат осталарына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев