Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары – II урында

19-22 ноябрь көннәрендә шахматчыларыбыз Казанда Татарстан Республикасы командалар чемпионатында катнаштылар. Бәйге Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубының оешуына 40 еллыкка багышланган иде. Командалар беренчелегенең республика бәйгесендә 20 команда катнашты, анда 170 шахматчы үз көчен сынап карады. Безнең шахматчыларыбыз 35 меңгә кадәрге халкы булган районнар арасында көч сынаштылар һәм 7 очко туплап...

19-22 ноябрь көннәрендә шахматчыларыбыз Казанда Татарстан Республикасы командалар чемпионатында катнаштылар. Бәйге Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубының оешуына 40 еллыкка багышланган иде. Командалар беренчелегенең республика бәйгесендә 20 команда катнашты, анда 170 шахматчы үз көчен сынап карады.

Безнең шахматчыларыбыз 35 меңгә кадәрге халкы булган районнар арасында көч сынаштылар һәм 7 очко туплап икенче урынга калдылар. Беренче урынны яулаган Актаныш командасының да очкосы 7 булуын исәпкә алсак, нәкъ менә калдылар, яки калдырдылар, дип өстисе килә. "Икенче урын да бик әйбәт, тик очколар саны бер булганда, күңелгә тия. Без бу хакта оештыручыларга да әйттек, "Киләсе елга икенче система буенча уйнауны оештырырбыз", дигән булдылар. Минем бу зур бәйгедә катнашкан, бәйге чыннан да бик зур иде, бик зур дәрәҗәдәге шахмат осталары уйнады, үзебезнең Әтнә шахматчыларына - алар 12 кеше: Раил Шакиров, Бәйрәмов Фердинат, Ирек Сабиров, Марс Мингатин, Лилия Мингатина, Фәрит Мостафин, Ринат Галиуллин, Роза Кадырова, Айнур Гәрәев, Алина Мухамметова, Булат Җамалов, Инсаф Бадиковка рәхмәт әйтәсем килә. Эштән, укуларыннан китә алмаганнары да булды, алары өлгергәнчә запаста уйнадылар; бер, я ике көн генә килсәләр дә, аларның җиңүләре безгә зур файда булды. Без үзебезне җиңүчеләр, дип әйтә алабыз; рәхмәт безгә ышанган район җитәкчелегенә, автобус белән барып-кайтуны оештырган спорт комитетына...", - ди команданың тренеры Раил Шакиров.

Ә без медальләр, дипломнар һәм Кубок белән бүләкләнгән шахматчыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Безнең өчен Сез һәрвакыт- җиңүчеләр!

Сүрия МӘХМҮТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев