Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары кабат җиңде

Районыбызның яшь шахматчылары "Арча хәбәрләре" оештырган турнирда Кубок отып кайтканнар иде. Бер ай уздымы икән, кабат Арчада яшьләр өчен оештырылган турнирда катнышып, медальләр отып кайттылар. "Арчаның мәгариф бүлеге "Төньяк балкышы" исемле турнир оештырды. Арчалардан тыш, Балтач районыннан да килгәннәр иде. Безнең Әтнә данын 7 яшь шахматчы яклады", - ди тренерлары...

Районыбызның яшь шахматчылары "Арча хәбәрләре" оештырган турнирда Кубок отып кайтканнар иде. Бер ай уздымы икән, кабат Арчада яшьләр өчен оештырылган турнирда катнышып, медальләр отып кайттылар.

"Арчаның мәгариф бүлеге "Төньяк балкышы" исемле турнир оештырды. Арчалардан тыш, Балтач районыннан да килгәннәр иде. Безнең Әтнә данын 7 яшь шахматчы яклады", - ди тренерлары Раил Шакиров. Дөрестән дә яшьләр, чөнки турнирда күбесе үз яшеннән өлкәннәр белән уйнаган.

"Безне хәзер Арчада беләләр", - дип елмаялар яшь шахматчылар. Шунысы кызык, барып кергәч тә: "О-о, Әтнәләр килде", дип каршы алганнар.

Шахматчыларның уен нәтиҗәләренә күз салыйк.

I-III сыйныфта укучы ир-малайлар бәйгесендә 6,5 яшьлек өметле шахматчыбыз Самат Шәрәфиев 2 урын ала. Шушы ук яшь төркемендә 7 яшьлек Азалия Мифтахова да 2 урын яулый. Шөкер, өметле алмаш үсә.

IV-VI сыйныф укучылары төркемендә 5 сыйныфта укучы Азалия Әхмәтова көндәшләренә бернинди мөмкинлек калдырмыйча 1 урын яулады. Шушы ук төркемдә ир-малайлар арасыннан 3 сыйныфта гына укучы Алмаз Бадиков 3 урын алды.

VII-VIII сыйныф укучылары арасындагы бәйгедә 6 сыйныф укучысы Инсаф Бадиков җиңде. Кызлардан 7 сыйныфта укучы Гүзәл Фидаева - 2, Ләйлә Бариева 3 урын алдылар.

- Гомумән алсак, чыгышларыннан канәгать мин. Спорт мәктәбендә шөгыльләнү белән генә тукталмыйча, үз өсләрендә эшләүдән дә туктамасыннар иде дип телим. Алда торган планнарга килсәк, тиздән 2008 елгы һәм яшьрәк шахматчылар арасында Татарстан беренчелеге уза, анда катнашырга уйлыйбыз, - дип елмая тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев