Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары көчле

Олы Әтнә мәктәбендә балалар-яшүсмерләрнең спорт мәктәбе беренчелеге узды. Шәхси һәм команда беренчелегендә 6 команда ярышты. Илназ Шәйдуллин, Рәйхан Нәсихов һәм Роза Кадыровадан торган Әтнә-1 командасы көндәшләренә иркенләп сулыш алырга да мөмкинлек бирмәде. 15 мөмкинлектән 14,5 балл туплап, җиңүче исемен яулады. Айнур Гәрәев, Ринат Галиуллин һәм Алинә Мөхәммәтова составындагы Әтнә-2 командасы...

Олы Әтнә мәктәбендә балалар-яшүсмерләрнең спорт мәктәбе беренчелеге узды. Шәхси һәм команда беренчелегендә 6 команда ярышты. Илназ Шәйдуллин, Рәйхан Нәсихов һәм Роза Кадыровадан торган Әтнә-1 командасы көндәшләренә иркенләп сулыш алырга да мөмкинлек бирмәде. 15 мөмкинлектән 14,5 балл туплап, җиңүче исемен яулады. Айнур Гәрәев, Ринат Галиуллин һәм Алинә Мөхәммәтова составындагы Әтнә-2 командасы да мактауга лаек. Соңгы турда II урынны көндәшеннән тартып диярлек алды. Барысы 10,5 балл туплый алды. Күңгәр командасы да көчле күренде. Алмаз Сәфәров, Әлфис Кәримов һәм Рәзилә Газизовадан торган команда 10 баллга һәм III урынга ия булды.

Шәхси беренчелектә кызлардан Роза Кадырова 100 процент күрсәткеч белән - 6 балл туплап I урын яулады. Алинә Мөхәммәтова 5 балл белән II урын алды. Рәзилә Газизова III булды. Егетләрдән Илназ Шәйдуллинга җитүче булмады: шулай ук 100 процент күрсәткеч - 5 балл белән I урынга лаек булды. Ә менә аннан соңгы призлы урыннарны 4,5 балл туплаган ике шахматчы бүлеште. Өстәмә уеннан соң, Рәйхан Нәсихов II урын алды, Ринат Галиуллин III булды.

Спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин җиңүче һәм призлы урын алучыларга медальләр, истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйгене оештыручыларның берсе һәм хөкемдары Раил Шакиров иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев