Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары нәтиҗәләре начар түгел

Марий Эл Республикасының Бәрәңге район үзәгендә шахмат турниры узуы хакында хәбәр иткән идек. 2002 елгы һәм яшьрәк шахматчылар бәйгесендә безнең районнан 4 кешелек команда катнашты. "Безнең 2003, 2007, 2009 елгы ир-малайлар һәм 2004 елгы кыз балабыз начар уйнамадылар. Үз республикаларында 2, 3 урыннар алган командалар фонында 4 урын алдык. Баштагы...

Марий Эл Республикасының Бәрәңге район үзәгендә шахмат турниры узуы хакында хәбәр иткән идек. 2002 елгы һәм яшьрәк шахматчылар бәйгесендә безнең районнан 4 кешелек команда катнашты. "Безнең 2003, 2007, 2009 елгы ир-малайлар һәм 2004 елгы кыз балабыз начар уйнамадылар. Үз республикаларында 2, 3 урыннар алган командалар фонында 4 урын алдык. Баштагы 5 турда нәтиҗәләребез бик яхшы иде, соңыннан гына абына башладык. Юлда арып килү дә йогынты ясагандыр. Ә менә Азалия Әхмәтова бары ярты балл гына югалтты, 2 урын алучыдан 2 балл өстенлек белән 1 урын алды. Бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Инсаф һәм Алмаз Бадиковлар, Самат Шәрәфиев та начар уйнамадылар, призлы урынга ук үтмәсәләр дә нәтиҗәләре яхшы", - ди тренерлары Раил Шакиров. Бу очракта бәйгегә үз автомобилендә алып барып кайткан Зөфәр Гайфуллинга рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев