Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Шараповы “Башваткыч”тан кайтты

Соңгы вакытта"Башваткыч"ны Әтнәләр үз итә башлады. Әле генә Гүзәл Гафарова булып кайткан иде. Чираттагысы -полиция хезмәткәре Марсель Шәрәпов. - Эчке Эшләр министрлыгыннан тәкъдим иттеләр, "Башваткыч"та катнашмыйсыңмы, дип. Азрак икеләнеп торгач, ризалаштым. Урыслар "Кто не рискует, тот не пьет шампанское" , диләр бит. Аннан соң "Җырлыйк әле" дә ике тапкыр катнашканым...

Соңгы вакытта"Башваткыч"ны Әтнәләр үз итә башлады. Әле генә Гүзәл Гафарова булып кайткан иде. Чираттагысы -полиция хезмәткәре Марсель Шәрәпов.

- Эчке Эшләр министрлыгыннан тәкъдим иттеләр, "Башваткыч"та катнашмыйсыңмы, дип. Азрак икеләнеп торгач, ризалаштым. Урыслар "Кто не рискует, тот не пьет шампанское" , диләр бит. Аннан соң "Җырлыйк әле" дә ике тапкыр катнашканым бар иде минем, чыныгу бар кебек. Темасы үзебезнең эшчәнлеккә багышланган, азрак шахта турында сораулар бар иде. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан төшерелде, тапшыруны да РФ эчке эшләр көне уңаеннан ноябрь аенда күрсәтәчәкләрен әйттеләр, - дип сөйли Марсель Шәрәпов.

- Матур җырлаганыңны беләбез, "Башваткыч"та нинди җыр башкардың?

- Абый белән "Зәңгәр күлмәк"не җырладык, мин баянда да уйнадым әле, анысын да үзлегемнән өйрәндем. Ошаттылар булса кирәк. "Шахта" көен дә җырлап күрсәтсәң, бер балл өстибез, дигәч, бер куплетын җырладым. Башта азрак каушаткан иде, аннан ияләндем, бар да минем кебек икән...

- Тагын бер сорау, машина көпчәгенә атканыңны сөйләдеңме соң?

- Сөйләттеләр...

- Җиңеп кайтканыңны беләбез, бүләкне дә бик беләсе килә, машиналымы инде син? - Сез язсагыз кызыгы калмас инде, иң югары 13 баллны җыйдым инде. Машинам да бар....калганы сер булып калсын әлегә, әйтеп бетермәгез,- дип үтенде полиция инспекторыбыз.

Тыңламый кара, хәтәр кеше бит. Менә сезгә башкаткыч, машина оттымы икән Шәрәпов, ничек уйлыйсыз? Тапшыруны гына көтәсе калды.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев