Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сәхнәсендә - "Авыл көннәре"

"Авыл көннәре" бәйгесенә нәтиҗә ясалып, финалга биш мәдәният йорты әзерләгән чыгышларның узуы хакында хәбәр иткән идек. Чембулат,Ары, Яңа Әтнә, Кышлау һәм Бәрәскә - Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган финал чыгышында да нәкъ менә исемлектәге кебек чыгыш ясадылар алар. Һәм ничек кенә әле. Олысы-яше - барысы да бер сәхнәдә. Шунысын...

"Авыл көннәре" бәйгесенә нәтиҗә ясалып, финалга биш мәдәният йорты әзерләгән чыгышларның узуы хакында хәбәр иткән идек. Чембулат,Ары, Яңа Әтнә, Кышлау һәм Бәрәскә - Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган финал чыгышында да нәкъ менә исемлектәге кебек чыгыш ясадылар алар. Һәм ничек кенә әле. Олысы-яше - барысы да бер сәхнәдә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк,видеофильм рәвешендә һәр авылга кыскача гына аңлатма да биреп барылды. Матурлар, җитезләр - концерт карарга килгән тамашачыларның ышанычларын акладылар. Һәр кайсының чыгышы зур алкышларга күмелде. Үзешчәннәрнең арасында чаларганнары да, сәхнә "тәмен" яңа гына татучылар да бар иде. Сәхнә артында ут йотып торсалар да, тамашачы каршында сынатмадылар. Һәр авылның чыгышын сокланып карадык. Җиренә җиткереп әзерләнгәнннәр, молодцы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев