Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сәнгать мәктәбенә беренче сыйныфларны кабул иттеләр (фотоларда)

Әтнә сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина беренче сыйныфларны кабул итү чарасына чакыргач, теләп бардым. Чөнки мәктәпнең елдан-ел остара баручы вокал, соло, бию һәм сүз осталары чыгышы белән шаккатыруы инде берәүгә дә сер түгел. Бу юлы да өметләр тулысынча акланды...

Һәрхәлдә беренче рәттә утырып һәр чыгышны энә күзеннән үткәрүче беренчеләргә ул бик ошады. Залда утырсалар да күпмедер дәрәҗәдә концертка катнашып, алып баручыларның сорауларына җавап биреп бардылар.

Директорның сүзләре белән килешмичә булмый... Концерт алдыннан әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, биредә йөрүнең дә мәктәп кебек үк дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады ул. Дөрестән дә, сәнгать мәктәбе килсәң дә ярый, килмәсәң дә, дип аталучы өстәмә чара түгел. Монда да чып-чын дәресләр уза, билгеләр куялар, соңыннан, укуыңа карап, кулыңа кызыл яки зәңгәр төстәге "Свидетельство" бирәләр. Шуңа күрә сәнгать мәктәбендә укуга бик җитди карарга кирәк.

Ә концертка килсәк, югары сыйныфларда укучыларның чыгышы бик күңелле булды. Балалар елдан-ел остаралар кебек тоелды. Видеочыгышлары белән соңрак таныштырырбыз әле, әлегә фотоларын карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев