Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз

Россиядә социаль яклау хезмәткәрләре көне ел саен Россия Президенты Указы нигезендә 8 июньдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өчен юкка гына әлеге көн сайланмаган.1701 елның 8 июнендә Петр I тарафыннан социаль яклауның дәүләт системасы буларак нигезен тәшкил иткән махсус Указ кабул ителгән булган. Социаль яклау хезмәткәрләре көне - кешеләрнең моң зарларын...

Россиядә социаль яклау хезмәткәрләре көне ел саен Россия Президенты Указы нигезендә 8 июньдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өчен юкка гына әлеге көн сайланмаган.1701 елның 8 июнендә Петр I тарафыннан социаль яклауның дәүләт системасы буларак нигезен тәшкил иткән махсус Указ кабул ителгән булган. Социаль яклау хезмәткәрләре көне - кешеләрнең моң зарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучыларның һөнәри бәйрәме. Үз чиратында без, "Әтнә таңы" редакциясе коллективы да район социаль үзәгендә эшләүчеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Яклауга мохтажларның, авыр хәллеләрнең проблемаларына беркайчан да битараф калмыйча, тәҗрибәгезне һәм җан җылыгызны кушып, ярдәмгә килерсез дип өметләнеп калабыз. Сезгә гаиләләрегездә иминлек, үзегезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар гына юлдаш булсын дип телибез. Бәйрәмегез белән изге җаннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев